Кичә Камал театрының Зур залында Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның 90 яшьлегенә багышланган Хәтер кичәсе узды.
Кичәнең кунагы ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов булды.
Хәтер кичәсе барышында спектакльләрдән өзекләр, видеоязма фрагментлары күрсәтелде, сәхнәдән танылган артистлар башкаруында шигырьләр һәм җырлар яңгырады
Нет комментариев