erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казан үзәгендә декабрьдән робот-ташучылар эшли башлаячак

Декабрь башыннан Казанның Вахитов районындагы биш урамында «Яндекс»ның 6 робот-ташучысы эшли башлаячак.

Ай уртасына локацияләр исемлеге тагын 8 урам белән тулыланачак. Шәһәрдә барлыгы 30 маршрут билгеләнгән, дип хәбәр иттеләр «БИЗНЕС Online»га шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә.

Нурсолтан Назарбаев, Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов, Артем Айдинов һәм Тихомирнов урамнарында заказ бирергә мөмкин булачак. Аннары Тихомирнов, Пушкин, Зур Кызыл, Толстой, Карл Маркс, Ершов, Чехов урамнары һәм Фрунзе Рощасы өстәләчәкләр. Соңрак аларга «Салават күпере», «Якты үзән» һәм «Соловьиная роща»ны да кертеп, ерак районнар да өстәләчәк. Хәзер компания маршрут карталарын яза һәм иң катлаулы участокларда эш итү өчен алгоритмнарны билгели.

Илтүче роботның максималь йөк күтәрүчәнлеге – 25 кг, ә бер зарядта ул якынча 10 сәгать эшли ала. Ровер уртача 3,5 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итә һәм җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен светофор сигналларын куллана.

Киләсе елда Казанда һәм Иннополиста илтүче роботлар санын 150 гә кадәр арттырырга мөмкиннәр.

Чыганак: https://www.business-gazeta.ru/news/688010?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2F50f2407d-3ffe-57ed-a028-815ffd243f40


Нет комментариев