Казанда 23 яшьлек хатын-кыз өч айлык баласын урамда калдырган
Прокуратура әлеге мәгълүматны тикшерә.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Прокуратура Казанда әни кеше өч айлык баланы урамда калдырган дигән мәгълүматны тикшерәчәк.
Массакүләм матбугат чараларында Казанда яшәүче 23 яшьлек хатын-кызның өч айлык баласын урамда калдыруы турында мәгълүмат пәйда булды. Баланы 24 сентябрьдә полиция хезмәткәрләре табып ала һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар.
Баланы ни өчен урамда калдырдыгыз дигәнгә, әни кеше үзенең авыру баласын карый алмавы турында сөйләгән. Әлеге хатын-кызның тагын 4 баласы бар. Ул балаларны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләмәве сәбәпле полициядә исәптә тора.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, күзәтчелек ведомствосы әлеге мәгълүматны тикшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев