«Телесюжетлар циклы» номинациясендә беренче урынны Светлана Ханова («Мамадыш-информ», Татарстан Республикасы) алды, икенче урынны – Марина Митрофанова («Медиа Урала» ММЧ Берләшкән редакциясе, Чиләбе өлкәсе), өченче урынны - Дарья Андреева Дарья («Приангарье» Медиа – үзәге, Иркутск өлкәсе).
«Многоликая Россия» конкурсында Гран-при быел Төньяк Осетиянең «Алания» КСКК вәкилләре Тамара Хадонова һәм Лида Хадарцева яулады. Бүләкләрне аларга генераль директор урынбасары – Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең төбәк департаменты җитәкчесе, РФ Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр Советы Президиумы әгъзасы Рифат Сабитов тапшырды.
Конкурста катнашучыларны сәламләп, Сабитов бу юлы чараның үзенчәлекле мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте, чөнки ул Россия халыклары бердәмлеге елында үткәрелә. Ул барлык катнашучыларга да катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм катнашуның инде җиңү булуына ышанычын белдерде.
«Многолика Россия» җиңүчеләрен һәм призерларын «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады. Ул шулай ук бүләкләү тантанасында катнашучыларга киләчәктә нәтиҗәле эш теләде. ТУЛЫРАК
Нет комментариев