erid:2VtzquqpS7d
Ул гомер буе шофер булып эшләде
Арча яңалыклары

Ул гомер буе шофер булып эшләде

Арчада яшәүче Харис Гакашин 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Район иҗтимагый советы җитәкчесе Надия Мифтахетдинова гомере буе шофер булып эшләгән Арчада яшәүче Харис Гакашинны 80 яшьлек юбилее белән котлады. Район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Юбилейны затлы рестораннарның берсендә үткәрделәр. "Мин Көек авылыннан. 5 балалы гаиләдә тудым. Үзем генә калдым инде,- дип сөйли ул. -  Алты яшьтән атлар көттем. Җиде–сигез яшьтә лобогрейка белән уракта эшләдем. 14–15 яшьләр булгандыр, Үрнәктәге училищега тракторчылыкка укырга киттем. Практика вакытында өч ай Казахстанда чирәм җирләрне эшкәртүдә дә булып кайттым".

Аннан армиягә киткәнче өч ел колхозда тракторда эшли. Армиядә БТРда да йөри. “12 тонналы хәрби техника. Комлык. учениеләрдән кайткач берәр тәүлек баш күтәрә алмый йоклый идек”, – ди ул. Германиядә армия хезмәте үтә  Гомер буе руль артында. "Сельхозхимия”дә, “Ателье мод”та, райтопта, роно, мәдәният бүлегендә  шофер булып эшли, меңләгән километрлар уза. Гөлбәгьда апа белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Тигезлек белән, балалар бәхете белән исән-сау яшәргә язсын.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев