Россиянең иң зур шәһәрләрендә ноябрь аендагы хезмәт хакы тәкъдимнәре рейтингына күбесенчә табиблар вакансияләре керә.
Эш бирүче белгечкә 150-200 мең сум түләргә әзер.
Хезмәт хакы 140 мең сумнан башланган «1С» аналитигы вакансиясе иң югары хак түләнә торган тәкъдимнәр рейтингында икенче урынны алган.
Татарстанның әйдәп баручы телекоммуникация компанияләренең берсендә IT-проектлар җитәкчесе вакансиясе өченче позициядә урнашкан.
Беренче бишлеккә шулай ук цифрлы хезмәтләр сату буенча төбәк менеджеры вакансиясе дә кергән, аның хезмәт хакы 120 мең сумнан башлана.
Шулай ук эш бирүчеләр инженерлар, квалификацияле эшчеләр, шофёрлар һәм сату, сәнәгать, төзелеш, IT өлкәсендәге белгечләрне эзли.
Чыганак: "Әтнә яңалыклары"
Нет комментариев