erid:2VtzquqpS7d
Сәхнәгә гомерен багышлаган Габделбәр агага – 80 яшь
Арча яңалыклары

Сәхнәгә гомерен багышлаган Габделбәр агага – 80 яшь

Яңа Кенәр авылында авылның ветераннар советы рәисе, сәхнә ветераны Габделбәр Сабировның 80 яшьлек юбилее һәм сәхнә эшчәнлегенә 55 ел тулу уңаеннан истәлекле кичә узды. Бу матур бәйрәмгә ул авылдашларын, иҗатташ дусларын, хезмәттәшләрен һәм үзен хөрмәт иткән кешеләрне бер залга җыйды.

Габделбәр Сабировның сәхнә белән бәйле тормыш юлы 1970 елда башлана. Шул елның 1 августында ул Яңа Кенәр сельпосына эшкә килә. Озак та үтми, авыл мәдәният йортында спектакльләр куюда катнаша башлый. Нәкъ менә шушы елдан аның сәхнә тормышына беренче адымнары ясала. Шуннан бирле 55 ел вакыт узган. Ә сәхнәгә булган мәхәббәте, иҗатка тугрылыгы һаман да сүрелмәгән.

Юбилей кичәсе җыр-моңга, матур истәлекләргә һәм җылы очрашуларга бай булды. Сәхнәдә җырлар яңгырады, нәфис сүз осталары чыгыш ясады, юмористик номерлар тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Кичә барышында юбилярның тормыш һәм иҗат юлы яктыртылды, аның сәхнәдәге хезмәте, авыл тормышындагы актив эшчәнлеге турында сөйләнде.

Җылы сүзләр, ихлас котлаулар

Авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин Габделбәр Сабировка авыл тормышына битараф булмавы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

-  Кенәр өчен җанатып, аның мәдәниятен үстереп, проблемалары чишелешендә үз көчен кертүче кешеләребезнең берсе ул Габделбәр абый. Ветераннар советын бик матур җитәкләде, бүген дә әле сафта. Ул төгәл, игътибарлы һәм күпкырлы, – диде Әгъзәм Гайфуллин.

Авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин 

Арча районы ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина юбилярны республикага һәм районга билгеле иң актив совет ветераны дип атады. 

- 500дән артык пенсионерыбыз бар, ул һәрберсе турында белеп тора. Газеталарда даими язып тора, һәркемгә бик игътибарлы, беркемнең истәлекле даталарын онытмый. Габделбәр Гарифҗановичка күңел тынычлыгы, гаилә бәхете телим, – диде ул һәм Рәхмәт хаты тапшырды. 

Габделбәр ага адресына күп кенә җылы сүзләр, ихлас котлаулар һәм изге теләкләр яңгырады. Аны олуг юбилее белән котларга Арча, Әтнә районнарыннан һәм Казан шәһәреннән дә кунаклар килгән иде. Иҗатташ дуслары, фикердәшләре, авылдашлары үзләренең истәлекләре белән уртаклашып, юбилярга булган ихтирамнарын белдерделәр.

«Мин үземне бик бәхетле дип саныйм...»

Гомеренең 55 елын сәхнә белән бәйләгән, 80 яшендә дә җәмәгать тормышында актив катнашкан Габделбәр Сабиров өчен бу кичә олы хөрмәт һәм рәхмәт бәйрәменә әверелде.

«Мин үземне бик бәхетле дип саныйм...»

- Мине хөрмәт итеп зал тутырып килгәнегез, ихлас теләкләрегез, мактау сүзләрегез өчен зур рәхмәт. Бүген мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Тормыш иптәшем, кызларым, кияүләрем, оныкларым янәшәмдә. 80 яшемә җитеп больница юлында йөргәнем юк. Мине хөрмәт итүче дусларым бар. Исән-сау булыйк – диде ул 

Әлеге юбилей кичәсе – гомер бәйрәме генә түгел, ә авыл мәдәниятенә, сәхнә сәнгатенә багышланган елларга, кешеләр күңелендә калган матур истәлекләргә дә ихтирам билгесе булды.


Нет комментариев