erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда юеш кар, бераз буран һәм 4 градуска кадәр җылылык көтелә

Урыны белән Татарстан юлларында, шул исәптән Казанда да, бозлавык барлыкка килә.

Бүген, 9 ноябрьдә, Татарстанда циклон тәэсирендә урнашкан тотрыксыз һава торышы сакланачак, температура бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика өстендәге күк йөзен болытлар каплап торачак. Бөтен төбәктә, Казанны да кертеп, кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр булачак. 

Моннан тыш, урыны белән Татарстан юлларында, шул исәптән Казанда да, бозлавык барлыкка килә.

Төнге +1, -4 градуслардан соң (көнчыгышта -7 градуска кадәр) көндез республика буенча һава 0, +4 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +2, +4 градуска кадәр). ЧЫГАНАК


Нет комментариев