7 ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә йөзү буенча ачык турнир узды. Анда Арча спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре дә катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
7 ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә йөзү буенча ачык турнир узды. Анда Арча спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре дә катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча алар 26 команда арасында тугызынчы урынны алды. Арчалар шәхси ярышларда дүрт бронза медаль яулады.
2015 елда туган кызлар арасында Рамина Әхмәдуллина 50 метрга ирекле стильдә йөзүдә өченче урынны алды. 2013 елгы кызлар арасында Диләра Әхмәтова 50 метрга брасс ысулы белән йөзүдә бронза медальгә лаек булды. Шул ук яшьтәге малайлар арасында Мурат Камалиев 50 метрга аркада йөзүдә өченче урынны яулады. 2012 елгы кызлар арасында Азра Беджер 800 метрга ирекле стильдә йөзүдә бронза медаль алды.
Әлеге спортчыларның тренеры – Евгений Шалагинов. Мурат Камалиев белән шулай ук Гөлназ Музафарова да шөгыльләнә.
Турнирда тренер Евгений Шалагинов та «Титаннар көрәше» дип аталган ветераннар ярышында катнашты. Ул 50 метрга ирекле стильдә йөзүдә көмеш медаль яулады.
Арча спорт мәктәбе командасын һәм призерларны уңышлары белән котлыйбыз!
Нет комментариев