erid:2VtzquqpS7d
Татарстанның үзенчәлекле авыл исемнәре арасында Арча районы авыллары да бар
Арча яңалыклары

Татарстанның үзенчәлекле авыл исемнәре арасында Арча районы авыллары да бар

Республикадагы гадәти булмаган авыллар исемлегенә Арча районының биш авылы да кертелгән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстандагы үзенчәлекле авыл исемнәренә күзәтү ясаган. Арча районы әлеге исемлектә икенче урынны алган. Биредә Өчиле, Штерә, Апайкина Гарь, Түбән Оры һәм Югары Оры авыллары үзенчәлекле исемнәре белән игътибарны җәлеп итә.

Исемлекнең беренче урынында Аксубай районы тора. Анда Яңа һәм Иске Чуваш Әдәмсуы, Яңа һәм Иске Татар Әдәмсуы, Югары, Түбән һәм Яңа Баланда авыллары, шулай ук Кисы авылы бар.

Башка районнарда да кызыклы атамалар очрый. Актаныш районында – Усы, Мөслимдә – Яңа Усы, Балтачта – Ура, Чүпрәле районында – Үби, Түбән Камада – Прости, Питрәчтә – Чертово авыллары урнашкан.


Нет комментариев