Дөрес файдаланган очракта һәр робот көрәкле унга кадәр кешене алыштыра ала
Казан идарәче компанияләре йорт яны территорияләрен тоту өчен «Пегас» 28 автоном робот-җыештыручыга заказ биргән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Докладчы сүзләренчә, бу роботлар Казанда урам себерүчеләр кытлыгын өлешчә тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк, бүгенге көндә ул 877 кешене тәшкил итә.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары өстәп әйткәнчә, дөрес файдаланган очракта һәр робот көрәкле унга кадәр кешене алыштыра ала. Шул рәвешле, 28 машина 280 кешене алыштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Сентябрьдә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәр предприятиеләренең берсендә асылмалы җиһазлар белән ике модель җыештыручы роботларны сынап караганнар. Салкын чорда машиналар кар эретү яки шнекоротор белән, ә елның җылы вакытында – себерү щеткалары һәм газон кисү өчен мульчерлар белән җиһазландырылырга мөмкин. ЧЫГАНАК
Нет комментариев