erid:2VtzquqpS7d
Онытылмаслык өч атна: Арчаның яшь тележурналистларны уңышлары
Сезнең хатлар

Онытылмаслык өч атна: Арчаның яшь тележурналистларны уңышлары

Без, Арча балалар телестудиясенең 3 яшь журналисты Бөтенроссия балалар үзәге «Орлёнок»тан кайттык. Анда без онытылмаслык өч атна үткәрдек. Безне яңа танышулар, кызыклы чараларга бай программа һәм озак вакыт хәтердә калачак тәҗрибә көтте.

Смена вакытындагы иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе — балалар һәм яшүсмерләрнең экран иҗатына багышланган XXI Бөтенроссия ачык «Бумеранг» фестиваль-форумы булды. Фестиваль кысаларында без «Фашизм – не про национальность» дигән социаль ролик төшердек.

Мондый җитди темага алыну җиңел булмады: идея уйлап табу һәм сценарий язу гына түгел, ә фикеребезне тамашачыга аңлаешлы һәм ышандырырлык итеп җиткерү дә мөһим иде. Безнең белән куратор Олег Витальевич Голуб һәм сценарист Елена Евгеньевна Алферова эшләде. Аларның киңәшләре алга барырга, кирәкле сүзләрне табарга һәм ролик тамашачыда нинди тәэсир калдырачагы турында уйланырга ярдәм итте.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча эшебез «Лучшая работа продюсера» һәм «Лучшая идея сценария» шәхси номинацияләрендә беренче урыннарга лаек булды. Бу бүләкләр тырышлыгыбызның бәяләнүе булды һәм ролик өстендә эшләүнең матур тәмамлануына әверелде.
Фестиваль безгә кино төшерү тәҗрибәсе генә бирмәде. «Орлёнок»та кино, интервью һәм тарихка төрле яктан карарга ярдәм иткән мастер-класслар һәм белгечләр белән очрашулар да узды: Дәүләт кинофотоархивыннан Ада Казимировна безгә немое кино турында сөйләде.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча эшебез «Лучшая работа продюсера» һәм «Лучшая идея сценария» шәхси номинацияләрендә беренче урыннарга лаек булды

Без гадәти диалоглар һәм тавышлар булмаган фильмнарның тамашачыга хисләрне һәм мәгънәләрне ничек җиткерүе турында фикер алыштык. Дмитрий Борисов очрашуын интервью алу осталыгына багышлады. Ул әңгәмәгә ничек әзерләнергә, әңгәмәдәшне сөйләшүгә ничек җәлеп итәргә һәм төпле җавап алырлык сорауларны ничек бирергә икәнен аңлатты.

Архивчылар Лариса Акульшина һәм Римма Моисеевна фашист пропагандасы материалларының вакыт узу белән кешелеккә каршы кылынган җинаятьләрне раслаучы дәлилләргә әйләнүе турында сөйләделәр. Документлар, фотосурәтләр һәм башка архив чыганаклары аерым фактларны гына түгел, пропаганданың ничек тудырылуын һәм аның нинди нәтиҗәләргә китерүен дә саклый.

Өйгә кайткач, «Орлёнок»тан грамоталар һәм истәлекләр генә түгел, ә тагын да кыйммәтлерәк нәрсәләр алып кайтуымны аңладым: катлаулы темаларны күтәрә алуыма ышаныч һәм киноның камил кадрлар турында гына түгел, ә ихлас тарихлар турында булуын аңлау. «Нур» телестудиябезне алда яңа проектлар көтә. Хәзер мин шуны беләм: идея, бердәм команда һәм аны ачарга ярдәм итүче остазлар булса, барысы да һичшиксез килеп чыгачак.

Зәринә Шакирова, Арча балалар телестудиясенең яшь журналисты


Нет комментариев