Профилактик чараның төп максаты – пассажирлар ташу өлкәсендә закон таләпләренең үтәлешен тәэмин итү һәм юл хәрәкәте иминлеген арттыру.
10–19 ноябрьдә Татарстанда «Законсыз пассажирлар ташучы» («Нелегальный перевозчик») профилактик чарасы уздырыла.
Чара кысаларында пассажирлар ташу өлкәсендә контрольне көчәйтү күздә тотыла.
Аерым алганда, сигез урыннан азрак утыргычлы транспорт чаралары һәм автобуслар белән пассажирлар йөртүгә көн саен тикшерүләр үткәреләчәк.
Нет комментариев