Котлауларга кушылабыз
Яңа Кенәр балалар иҗат йортының «Сәнгать гимнастикасы» түгәрәгендә шөгыльләнүче кызлар «Энҗекәй» («Жемчужинка») дип аталган ачык турнирда катнашты.
Яшь спортчыларыбыз ярышта яхшы әзерлек дәрәҗәсе күрсәтеп, призлы урыннар яулады.
Беренче урыннарны Илүзә Камалиева, Таңсылу Хәлилова һәм Азалия Шакирова алды. Сәйдә Латыйпова икенче урынга лаек булды.
Кызларны уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да яңа җиңүләр, матур чыгышлар һәм спортта зур уңышлар телибез! - дип яза үзенең МАХтагы төркемендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов (фото шәхси архивтан)
Нет комментариев