erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстаннан МХО ветераннары Бөтенроссия иҗат конкурсында җиңү яулады

Быел конкурс дүртенче тапкыр уздырылды, бу вакыт эчендә анда бөтен Россиядән 12 мең кеше катнашты.

Татарстаннан махсус хәрби операция ветераннары «Геройлар истәлегенә тугры» Бөтенроссия патриотик иҗади эшләр конкурсы призерлары булдылар. Бүләкләү Мәскәүдә, Җиңү музеенда узды, дип хәбәр итә Татар-информ

Бүләкләү тантанасына иң яхшы 90 авторны чакырдылар. Алар арасында Казанда яшәүче Алмаз Оморов «Батырлыкның график тарихы» номинациясендә икенче урынны алды. Конкурска ул ветеранның тыныч тормышка кайтуы турындагы комиксын тәкъдим итте. 

«Автор» позывнамәсе булган Татарстан ветераны «Батырлык белән беркетелгән туганлык» номинациясендә икенче урынны алды. Ул «Ахмат» спецназында хезмәт иткән һәм өч китап авторы булып тора. Конкурс өчен автор «Свои» повестен тәкъдим итте. Әсәрдә ул Сугышчан туганлык һәм үзенең иптәшләре турында 45 яшендә алгы сызыкка киткән ирекле кеше исеменнән сөйләде. ЧЫГАНАК

 


Нет комментариев