erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Коточкыч тизлектә килүче машина ир белән хатынны бәрдергән: юл һәлакәте мизгеле видеога эләккән

Казанда машина йөртүче коточкыч тизлектә ике җәяүлене бәрдергән. Һәлакәт видеога эләккән. Үлүчеләр – 36 яшьлек хатын-кыз һәм 39 яшьлек ир-ат.

 

Фаҗига ТЭЦ урамында булган. Кадрларда юл һәлакәтенә очраучыларның көйләнми торган җәяүлеләр юл кичүендә юл аркылы чыгулары күренә. Алар чыгып җитә язганда зур тизлектә килүче машина аларны бәрдерә.

 

Видеоны моннан карарга мөмкин

Шаһитлар сүзләренчә, шофер исерек булган.


Нет комментариев