erid:2VtzquqpS7d
Мандариннар төягән йөк машинасы белән фура бәрелешеп ике кеше һәлак булган
Яңалыклар

Мандариннар төягән йөк машинасы белән фура бәрелешеп ике кеше һәлак булган

Бүген төнлә, 14 декабрьдә, Башкортстанның Иглин районында Самара-Уфа-Чиләбе трассасында (1497 нче километр) үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә төбәк автоинспекциясе ("Ватаным Татарстан").

 

Mercedes-Benz һәм Volvo йөк машиналары бәрелешкән, бәрелгәннән соң транспорт чаралары янган.
Авария урынында алган җәрәхәтләрдән бер йөк машинасы йөртүчесе һәм икенче фура пассажиры үлгән. Икенче машина йөртүчене хастаханәгә салганнар.

Mercedes-Benz 14 тонна мандарин төягән булса, Volvo буш булган. Авария урынында юл тулысынча ябылган, машиналар хәрәкәте Иглино авылы аша оештырылган.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев