erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Октябрьдә «пенсионер» булып аласы килә...

Казанда 1-10 октябрьләрдә Өлкәннәр ункөнлеге уза. Бу социаль чара өлкәннәргә һәм аларның мәшәкатьләренә игътибарны тагын да арттыруга юнәлтелгән ("Шәһри Казан", Дамир Бәдриев).

 

Декада программасы шактый бай, шунлыктан, октябрьдә пенсионер булып торасы килә, хәтта. Кызганыч, коронавирус пандемиясе сәбәпле, мәдәни чараларның кайберләре онлайн рәвештә генә үткәрелә. “Алтын көз”, “Бабайга һәм әбигә багышлана”, “Закружила пора золотая”, “Өлкән яшьтәгеләрне данлыйбыз” һәм башка концерт программалары учреждениеләрнең социаль челтәрләрдәге рәсми сайтлары аша тапшырыла.

Шәһәрнең мәдәният учреждениеләре тарафыннан җыр, бию, тегү-чигү, гамәли-сынлы сәнгать һөнәрләре буенча ачык онлайн-дәресләр оештыру да планлаштырылган.

Башкаланың барлык районнарында өлкән яшьтәгеләргә матди, социаль-көнкүреш, психологик ярдәм күрсәтү буенча хәйрия чаралары һәм акцияләр үткәрелә. Мәктәпләрдә 1 октябрьдә ялгыз өлкәннәргә ярдәм максатында, “Кешеләргә күңел җылыбызны бүләк итәбез”, “Сезгә бездән рәхмәт!”, “Игелек эшләргә ашык”, “Ветеран янәшәдә яши” хәйрия акцияләре башлана.
 Сәламәтлек саклау учреждениеләреннән гомум гамәли күнекмә табиблары читтән ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең өйләренә барып, медицина ярдәме күрсәтә.

Өлкәннәр көнендә – 1 октябрьдә пенсионерлар Казанның 5нче, 9нчы, 10нчы һәм 12нче мунчаларыннан бушлай файдалана ала. Ә муниципаль музейларга ункөнлек дәвамында түләүсез йөреп була.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Реклама

Китапханәләрдә өлкәннәр өчен тематик китаплар күргәзмәләре һәм очрашулар үткәрелә. Үсмерләр клубларында “Минем бабай белән әби” рәсемнәр конкурслары, иҗат эшләре күргәзмәләре, өлкәннәр белән очрашулар оештырыла, балалар үзләре ясаган сувенирларны бүләк итә.

Җәмәгать транспортында 1-10 октябрь дәвамында “автоинформатор” аша өлкәннәргә котлаулар яңгырый. Предприятиеләрдә ветераннарны хезмәт коллективларына чакырып котлау оештырыыла, аларга матди ярдәм күрсәтелә.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Хокук идарәсе мэриядә 5 октябрьдә 14.00-18.00 сәгатьләрдә өлкәннәргә җир, шәһәр төзелеше, торак мәсьәләләрендә бушлай консультация бирә.
Өлкәннәр декадасы көннәрендә мәдәни чараларның вакыты Казан мэриясенең KZN. RU порталына куела.


Россия Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, Казанда 2021 елның 1 гыйнварына 304 мең 447 пенсионер исәпләнә. Казанда ел башыннан пенсионерлар саны 4268 кешегә арткан.

Фото: http://yashel-uzan.ru

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/oktyabrd-pensioner-bulyp-alasy-kil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X