Пандемиянең күпме дәвам итәчәге билгеле булды
Covid-19 пандемиясе тагын ким дигәндә бер ел дәвам итәчәк.
Бу хакта РИА Новостига табиб-инфекционист Евгений Тимаков белдерде.
Аның сүзләренчә, төгәл фаразлар өчен вирусның мутацияләнәме, юкмы икәнен белү кирәк. Әгәр мутацтяләнсә, ни дәрәҗәдә үзгәрүен һәм адаптацияләнүен аңларга кирәк.
Коронавирустан Pfizer вакцинасы җитештерүче компания башлыгы Альберт Бурла ел саен вакцинация үткән очракта, гадәти тормышка әйләнеп кайтырга мөмкин дип белдерә.
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/pandemiyane-kpme-dvam-itchge-bilgele-buldy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев