«Татар-информ» хәбәр итә
Россия Президенты Владимир Путин һәм Америка Кушма Штатлары башлыгы Дональд Трампның телефоннан сөйләшүе бүген, Мәскәү вакыты белән 17:00 сәгатькә планлаштырылган. Бу хакта Россия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.
Алдарак, Дональд Трамп 19 майда Путин белән Украина конфликты вазгыяте турында фикер алышырга ниятләвен белдергән иде. Ул әлеге мәсьәлә – сөйләшүдә төп тема булачак диде.
Соңрак АКШ президентының рәсми вәкиле Стивен Уиткофф ике ил лидеры арасындагы сөйләшү «хәрабәләрне араларга» һәм конфликтны тыныч юл белән җайга салуда алга китәргә булышыр дигән өмет белдергән иде.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев