erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәфинә Ганиуллинаның әнисе: "40 яшемдә төпчек кызыбыз тугач, яшерен чирем барлыгын ачыкладылар"

Җырчы Рәфинә Ганиуллина инстаграм сәхифәсендә әнисенең көндәлегеннән бер өзек урнаштырган ("Шәһри Казан").

 

"Гаепләрләр..
Əле күп тапкырлар..
Моңарчы да гаеп итеп
Нигә түздең? - диделәр..
Бер катлы ул, җебегән, дип
Ничә тапкыр көлделәр.
Кулларымнан чынаяк-тәлинкә төшеп китеп ватылган саен кулларымны әрлим: «тәре кәкре куллар», аннары үземне сүгеп ташлыйм: булдыксыз Зөлфия, янәсе..
Шуңа күрә, гел кызларыма резин перчаткалар, кул кремнары алып кайтып тора идем, аларның кулларын сакларга кирәк..

40 яшемдә төпчек кызыбыз тугач, яшерен чирем барлыгын ачыкладылар: сиренгомиелия (үзәк нерв системасы белән бәйле хроник чир), кулларым терсәк өлешендә деформацияләнә башлады, шулай ук бармакларым тиз арада кәкрәеп тураймас булды, 2 төркем инвалидность буенча пенсиягә чыктым.

Кемгә кирәк инде мин мондый чирле килеш, гаилә таркалды, ирем - балаларымның әтисе бу хәлләрне күтәрә алмады, биреште.. Син ничек тә үзең, миннән башка да булдырырсың, диде.. биш кызымны берүзем аякка бастырдым, бирешмәдем… ничек җиңел булмаганын үзем һәм кулларым гына белә. Без аерылышканда, олы кызыма 9, төпчек кызыма 2 яшь булган, итәк тулы бала белән төп йортка, ялгыз яшәүче әтием янына кайтып төштек, әни вафат иде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кызлар үсеп җиткәч, Казанга күчендек, минем балаларыма гел терәк буласым, беркемнән дә ярдәм көтмичә, мөстәкыйль рәвештә шәһәргә яраклашасым килде.

Əкренләп язу-сызу эшенә тартылдым, минем мәкаләләрем, хикәяләрем газета-журналларда бастырыла башлады, хәтта язмаларым өчен гонорар түләнә башлагач - күңелем үсте, бу эшкә тулаем үземне багышладым. Минем зәгыйфь, кәкре кулларым шулай итеп эшкә ярый башлаганына сөенеп туя алмадым. Кабат үземне хөрмәтле һәм дәрәҗәле кеше итеп хис иттем, гомерем әрәм узмаган икән бит дигән ышанычым артты. Рәхмәт сезгә, минем «кәкре кулларым», сынатмадыгыз, үзем бер катлы булсам да, уй-фикерләрем һәм юлларым һәрвакыт туры булды!
(әниебез көндәлегеннән)".

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/rfin-ganiullinany-nise-40-yashemd-tpchek-kyzybyz-tugach-yasheren-chirem-barlygyn-achykladylar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X