erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: “Созвездие-Йолдызлык” фестивале – Татарстанның һәр торак пунктына барып җитү һәм барлык талантларны табу мөмкинлеге”

Татарстанда ел саен үткәрелә торган “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгатенең XXIII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этапларына старт бирелде. Казан быелгы проектның башлангыч ноктасы булды.

Фестивальгә 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге сәләтле балалар һәм яшьләр чакырылган. Аларга үзләрен “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс”, “Җырга иң яхшы музыка”, “Иң яхшы җыр тексты” һәм “Иң яхшы видеоклип” номинацияләренең берсендә күрсәтергә мөмкинлек бирелә.

Сайлап алу этаплары республиканың 10 зонасында узачак, алар Татарстанның барлык районнарын колачлый. Быел проект 2023 елның 24 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Зона бәйгеләре графигы:

Казан (22 февраль - 15 март);

Лениногорск (24-26 февраль);

Сарман районы (Җәлил) (28 февраль-1 март);

Яр Чаллы (3-4 март);

Менделеевск (6-7 март);

Алексеевск (10-11 март);

Олы Әтнә (14-16 март);

Мамадыш (18-20 март);

Олы Кайбыч (24-25 март);

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшел Үзән (27-28 март).

Фестиваль, гадәттәгечә, элек зона бәйгеләре үткәрелмәгән урыннарны да колачлый. Әйтик, быел “Созвездие-Йолдызлык” беренче тапкыр шәһәр тибындагы Алексеевск бистәсенә килә.

“20 елдан артык инде хөрмәтле жюри һәм проектны оештыручылар тарафыннан республикада зур эш алып барыла. “Созвездие-Йолдызлык” фестивале — Татарстанның һәр торак пунктына барып җитү һәм барлык талантларны табу мөмкинлеге. Проект эшләү дәверендә анда миллионнан артык бала катнашкан. Алар барысы да профессиональ артистлар булмаска да мөмкин, әмма биредә барысы да үзенә дуслар һәм бәяләп бетергесез күнекмәләр тапкан”, — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзендә.

Сайлап алу турларының җиңүчеләрен һәр зона этабында узучы гала-концертларда бүләкләячәкләр. Зона бәйгеләре җиңүчеләре Казанда 8-12 апрельдә узачак суперфиналда очрашачак.

Балаларга традицион рәвештә КФУның “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында (13 апрель) һәм “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында (24 апрель) узачак Гала-концертларга чыгу мөмкинлеге өчен көрәшергә туры киләчәк. Быелгы проект җиңүчеләренең исемнәре нәкъ биредә билгеле булачак.

Проект турында барлык актуаль мәгълүматны фестивальнең http://www.yold.ru/ рәсми сайтында, “Зона этаплары” бүлегендә табып була.

Фестивальдә катнашу өчен түләү алынмый.

Республика шәһәрләрендә һәм районнарында зона этаплары алдыннан “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең танылган жюри әгъзаларыннан, Россия һәм Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләреннән бушлай мастер-класслар узды.

Исегезгә төшерәбез, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәте Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясе эгидасы астында һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза.

Фестивальнең девизы “Талант нуры һәм җылысы – һәр йортка”.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rstm-minekhanov-sozvezdie-yoldyzlyk-festivale-tatarstanny-r-torak-punktyna-baryp-it-m-barlyk-talantlarny-tabu-mmkinlege

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X