erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда 10 августта яңгырлар, яшен һәм +25 градус көтелә

Көндез температура +20дән +25 градуска кадәр булачак.

10 августта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен һәм боз булыр дип фаразлана, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Җил төньяк-көнбатыштан булачак, тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Көндез температура +20дән +25 градуска кадәр булачак.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев