erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда БДИдан 100 балл җыйган укучыларга акча түләнәчәк

Татарстанда БДИның максималь баллы өчен түләүләрне расладылар

Татарстанда 2025 елда БДИда максималь балл алган чыгарылыш сыйныф укучыларына түләүләр расланды. Карар республиканың хокукый актларының рәсми порталында басылып чыкты.

Бер предмет буенча иң югары балл җыйган укучылар 15 мең сум алачак, дип хәбәр ителә. Ике предметны «йөз балл» га тапшыручылар 25 мең сум күләмендә түләүгә исәп тота алачак.

Акча күчерү тәртибен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләячәк.


Нет комментариев