erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр еллык түләү ала ала

2026 елдан Татарстанда ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен яңа социаль ярдәм чарасы — еллык гаилә түләве гамәлгә керде. Түләү керем салымын яңадан исәпләү нәтиҗәсендә бирелә. Аны кемнәр ала ала һәм нинди шартлар үтәлергә тиеш?

 

Еллык гаилә түләве нәрсә ул?

Еллык гаилә түләве — эшләүче ата-аналар өчен каралган дәүләт ярдәме. Ул гаиләдәге керемнәр һәм түләнгән физик затларның кеременә салым (НДФЛ) нигезендә исәпләнә.

Гаилә түләүне рәсмиләштергәндә, узган ел өчен НДФЛ яңадан исәпләнә. Салым 13 процент урынына 6 процент ставкасы буенча исәпләнгән очракта, артык түләнгән сумма гаиләгә бер тапкыр кайтарыла.

Түләү мөрәҗәгать итү елына кадәрге ел өчен генә исәпләнә. Мәсәлән, 2026 елда 2025 ел нәтиҗәләре буенча гаилә түләвен алырга мөмкин. 2027 елда исә 2026 ел өчен түләү рәсмиләштерелә.

Кемнәр еллык гаилә түләвенә хокуклы?

Түләүне кимендә ике бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар рәсмиләштерә ала. Балаларга карата яшь чикләре дә билгеләнгән.

Гаиләдәге балаларның яше 18 яшьтән артмаска тиеш. Әгәр бала көндезге бүлектә белем ала икән, түләү алу мөмкинлеге 23 яшькә кадәр саклана. Бу очракта ул мәгариф оешмасында төп һөнәри яки гомуми белем бирү программасында укырга тиеш.

Түләүгә шулай ук бала уллыкка яки кызлыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр дә дәгъва итә ала.

Түләү алу өчен нинди шартлар бар?

Еллык гаилә түләвен рәсмиләштерү өчен берничә таләпне үтәү кирәк.

  • гаиләдә ике яки аннан да күбрәк бала тәрбияләнергә тиеш;

  • мөрәҗәгать итүгә кадәрге елда заявка бирүче НДФЛ түләргә тиеш;

  • ата-ана һәм балалар Россия Федерациясе гражданнары булырга һәм ил территориясендә даими яшәргә тиеш;

  • гаиләдәге бер кешегә туры килгән уртача айлык керем төбәктә билгеләнгән яшәү минимумының 1,5 күләменнән артмаска тиеш;

  • гаиләнең күчемле һәм күчемсез милке билгеләнгән нормативларга туры килергә тиеш.

Бу шартларның барысы да түләү билгеләнгән вакытта исәпкә алына.

Ата-аналар аерылышкан булса

Ата-ананың аерылышуы үзе генә еллык гаилә түләвен алуга киртә түгел. Әгәр башка таләпләр үтәлсә, аерылышкан ата һәм ана түләүне аерым рәвештә рәсмиләштерә ала.

Мондый гаиләләр өчен өстәмә шарт та бар. Ата-ананың алимент түләүләре буенча бурычы булмаска тиеш.

Түләүне кемнәр өчен караганнар?

Яңа ярдәм чарасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, билгеләнгән керем һәм милек критерийларына туры килгән гаиләләргә адреслы рәвештә күрсәтелә.

Еллык гаилә түләвен алырга теләүчеләргә мөрәҗәгать иткән елга кадәрге керемнәрен һәм гаилә составын исәпкә алып, билгеләнгән шартларга туры килү-килмәвен тикшерергә кирәк.

Чыганак: Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре