erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда ислам финанслары буенча шәригать комитеты төзеләчәк

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы Ислам финанслары буенча шәригать комитеты төзү турында карар кабул итте.

Татарстанда Ислам финанслары буенча шәригать комитеты төзү турында карар кабул ителде. Тиешле карарны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте казыйлары һәм имам-мөхтәсибләре чыгарды, дип хщбщр итщ «Татар-информ».

Яңа орган хәләл-индустрия базарында сертификацияләүче структуралар үрнәгендә эш итәчәк һәм ислам финанс продуктлары экспертизасы, аларны сертификацияләү һәм Россиядә ислам финанслары базарында катнашучыларның шәригать аудиты белән шөгыльләнәчәк.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә ассызыклаганча, комитет төзү ислам финанслары продуктларына ышанычны ныгытырга, аларның стандартларын унификацияләргә һәм Татарстанның ислам икътисадының төп россия үзәге буларак позициясен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Комитетның төп бурычлары арасында – финанс продуктларына һәм клиентлар белән килешүләргә шәригать экспертизасы үткәрү, аларның ислам нормаларына туры килүе турында дини-хокукый нәтиҗәләр чыгару, яңа ислам финанс инструментларын эшләү, шулай ук финанс оешмаларының бәйсез шәригать аудиты.

Комитет эшендә ислам финанслары өлкәсендә әйдәп баручы халыкара оешма AAOIFI стандартларына таяначак. Ислам финанс продуктлары өчен шундый ук сертификацияләү һәм күзәтчелек системалары Малайзиядә, Бахрейнда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм Согуд Гарәбстанында бар инде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев