erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда көчле җил көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә

15 майда көндез Татарстанда 15-17 м/с тизлектәге көчле җил көтелә.шуңа бәйле рәвештә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында качмаска киңәш итә.

"Балаларны караучысыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112", - диелә хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев