erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда көндез +13 градуска кадәр җылы булачак, төнлә кырау төшә
Яңалыклар

Татарстанда көндез +13 градуска кадәр җылы булачак, төнлә кырау төшә

Көндез һава +8...+ 13 градуска кадәр җылыначак.

Татарстанда 30 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, явым-төшем көтелми.

Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә.

Төнлә һава температурасы 0...-5 градус, урыны белән -8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +8...+ 13 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев