erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда температура төшүе һәм яшенле яңгырлар көтелә
Яңалыклар

Татарстанда температура төшүе һәм яшенле яңгырлар көтелә

Бүген, 19 майда, Татарстанда көнбатыштан килгән циклон тәэсирендә һава шартлары начараячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава булачак. Көндез кыска вакытлы яңгырлар көтелә, шул исәптән Казанда да. Республиканың көнбатышында урыны белән явым-төшем көчле булачак. Кайбер районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал.

Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан җил тизлеге 6 метрдан 11 метрга кадәр җитәчәк. Кайбер урыннарда тизлеге 15-20 метрга кадәр артачак (ТР башкаласында-15-17 метрга кадәр).

Җылы төннән соң, тәүлекнең якты вакытында, Татарстанда температура +18...+23 градуска кадәр (Казанда – +20...+ 22 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев