erid:2VtzquqpS7d
Татарстаннан 11 айлык кыз чит илдә зыян күргән: бала комада
Яңалыклар

Татарстаннан 11 айлык кыз чит илдә зыян күргән: бала комада

Бангкок кунакханәсендә Татарстаннан Иннополисның элеккеге укытучысының 11 айлык баласы зыян күргән.

Кызчык өстенә авыр мәрмәр өстәл төшкән, бала хәзер комада.

Яшь гаилә Таиландка ял итәргә килә һәм шушы көннәрдә кире Татарстанга кайтырга тиеш була. Тәүге адымнарын ясый башлаган бала өстенә мәрмәр өстәл килеп төшә. Бала баш мие һәм муен сөяге җәрәхәте, моннан тыш, күп санлы җәрәхәтләр ала, дип хәбәр итә Mash Iptash телеграм-каналы.
 Бангкок клиникасында бер тәүлек өчен гаиләдән 803 мең таләп иткәннәр (тикшеренүләр һәм дарулар өчен), баланың әти-әнисе булган акчаларыннан 220 мең сум гына түли алган.

Гаилә ярдәм сорап Россия дипломатларына мөрәҗәгать иткән.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstannan-11-aylyk-kyz-chit-ild-zyyan-krgn-bala-komada

Фото https://www.instagram.com/regisha.08/ (ярдәм итүченең инстаграм бите)

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев