15 август - Түбән Кама юбилее билгеләнгән көн иде, әмма хәзер бәйрәмнең вакыты һәм форматы үзгәргән
Түбән Камада 15 августка планлаштырылган шәһәрнең юбилеен бәйрәм итүне гамәлдән чыгардылар. Аны соңрак башка форматта үткәрәчәкләр. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.
«Хәзер безнең төп бурыч – һәлак булучыларның гаиләләре һәм зыян күрүчеләр белән янәшә булу, барлык кирәкле ярдәм күрсәтү һәм һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү», – дип язды Беляев.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев