Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Югалаган 15 яшьлек егетне эзлиләр

    Башкортстанда 15 яшьлек Ярослав Юковны эзлиләр. «Лиза Алерт» эзләү-коткару отрядының ориентирында «Пермь – Мелеуз» дигән билгеләмә тора, күрәсең, яшүсмер юлда югалган. Аның кайдалыгы 8 декабрьдән билгеле түгел. Шуңа күрә ул илнең теләсә кайсы шәһәрендә булырга мөмкин диелә ("Ватаным Татарстан").

     

    Аның билгеләре: буе 170 см, күзләре яшел, чәче караңгырак төстә .

    Киенүе: кара-яшел куртка, кара спорт чалбарлары, кара-зәңгәр бүрек, җете кызылсары ботинкалардан булган. Яшүсмернең кара рюкзагы булган.

    Реклама

    Ярослав Юков урнашу урыны турында сезгә мәгълүм икән, ашыгыч хезмәтләрнең (112) номерына яки волонтерларга (8 (800) 700-54-52) мөрәҗәгать итегез.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: