erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Гөлназ Гафурова: "Вәли турында нәрсә генә сөйләмәделәр..."

Эстрадага “Уйлыйм көнен”, “Сипкелләр” җырлары белән килеп кергән Гөлназ Гафурова бүген бөтенләй башка стильдә иҗат итә. Аның зәвыклыгы, тыйнаклыгы күпләргә үрнәк. Вәли белән “Мәхәббәт” дуэты да ни тора бит!..("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова)

 

– Гөлназ, син театр артисты булырга теләгәнсең икән?

– Бу балачак хыялларымның берсе иде. Музыка училещесында белем алганда, Казан дәүләт мәдәният институтының актерлык бүлегенә укырга кердем. Әмма училещены тәмамлаганнан соң, консерваториягә керү сәбәпле, институтны ташларга туры килде. Г.Камал театры директоры Шамил Зиннуров: “Без сине Мәйсәрә роленә көтәбез”, – дип чакырган иде. Әмма насыйп булмады. Консерваторияне кызыл дипломга тәмамладым. Ул сервантта тора, аны оныкларыма күрсәтермен инде (көлә). Укыган мәлдә төрле конкурсларда, шулай ук Европа бәйгеләрендә дә катнаштым. Консерваториядә укыгач, үземне опера җырчысы дип йөрдем. Яшьлек белән чит илгә китү уйлары да бар иде. Ләкин балачак хыяллары тормышка караш белән бергә үзгәрде. Мин хәзер “Уйлыйм көнен” җырлап йөрүче 16 яшьлек кыз түгел, ә ике бала әнисе, укытучы...

– Шулай да сиңа Мәйсәрә ролен уйнарга насыйп булды бит?

– Язмыштан узмыш юк. Казан шәһәр филармониясе һәм “Казан” бию ансамбле белән берлектә куелган “Зәңгәр шәл” спектаклендә Мәйсәрә ролен уйнадым. Әлеге спектакль белән Россиянең төрле төбәкләрендә булып кайттык. Бүген Казан шәһәр филармониясе солисты булып эшлим.  Филармония концертлар, чаралар, спектакльләр куя. Җырлаудан кала татар телле спектакльләрдә уйныйбыз. Моннан тыш, быел рус телендә куелган “Золушка” әкиятендә төп рольне башкардым.

– Вәли белән кайда таныштыгыз?

– Түбән Камада 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казанга музыка училищесына укырга килгәч таныштык. Вәлинең “Казан егетләре” төркемендә җырлаган, кызларның башын әйләндергән чагы. Минем генә әллә ни исем китми иде (көлә). Аның сөйләвенчә, сыйныфка мин килеп кергәч, күңеленнән генә “мин бу кызга өйләнәм” дип уйлап куйган булган. Аллаһы Тәгаләнең “Амин” дигән чагына туры килгәндер, 19 яшьтә кияүгә чыктым.

– Иртә кияүгә чыгуыңа әти-әниең каршы килмәдеме?

– Вәли кыз сорарга кайткач шаккаттылар. “Кызыбызны укырга дип җибәргән идек, бигрәк иртә бит әле. Иртәгә йоклап торгач сөйләшербез”, – дип әти сөйләшүне икенче көнгә калдырды. Кияүгә иртә чыгуыма үкенмим, чөнки йөрәгем кушканча эшләдем. Әти-әнием дә каршы булмады: “Үз тормышың үз кулыңда”, – дип хәер-фатыйхасын бирде. 15 елдан артык бәхетле гаилә булып яшибез, Аллаһка шөкер.

– 15 ел эчендә гаиләгездә кризислар булдымы?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Төрле чаклар булды. Гаиләнең иминлеге, нуры, тынычлыгы хатын-кыздан тора. Сүз дә юк, гаилә тормышын хатын-кыз гына алып бара алмый. Бер-береңә юл куя белергә кирәк.

– Сөйләшмичә йөргәнегез бармы?

– Бар. Үпкәләшкән чакта су капкан балык кебек дәшмибез, сөйләшмибез. Диндә өч көннән дә артык сөйләшмичә йөрергә ярамый дип язылган. Безнеке дә шул өч көннән артмаска тиеш.

– Моннан 5-6 ел элек Вәли төрмәдә утыра дигән сүз таралды...

– Ул вакытта нәрсә генә сөйләмәделәр. Халыкка дөресен әйтү мөмкинлеге булмады, чөнки икебезнең дә социаль челтәрдә сәхифәбез юк иде. Менә шул хәлләр инстаграмда аккаунт ачарга сәбәпче булды да инде. Юк, гаиләбездә андый хәлләр булмады. Гадәти тормыш белән яшәдек. Бервакыт кызым белән кибеттә йөргәндә, бер танылган кеше яныма килде дә: “Бу балаң икенче иреңнәнме?” – дип сорады. “Вәли белән икебезнең мәхәббәт җимешебез”, – дигәч аптырады. “Вәли төрмәдә утыра бит”, – диде. Без бу хәлләргә шаккаттык. Берникадәр вакыт безне концертларга чакырмадылар, клипларыбызны күрсәтмәделәр. Аннан соң безне дингә кереп китеп, беркая да чыкмыйлар, күренмиләр дигән имеш-мимешләр сөйләгәннәр икән. Шуңа күрә инстаграмда сәхифәмне ачып, тормышыбызны күрсәтә башладым.

– Хәзер Вәли кайда эшли?

– Аның төзелеш өлкәсендә үз эше бар. Иҗатны да ташламый. Яңа җырлары чыгып тора.

Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Газетаны сату нокталарында сорагыз.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/glnaz-gafurova-vli-turynda-nrs-gen-sylmdelr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X