erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Рөстәм Асаев: “Гаиләм таркалганга үкенмим”

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев белән аның тормыш юлы турында әңгәмә кордык ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

– Рөстәм, яшь чагыңда сиңа кызыгучылар күп булдымы?

– Булмады түгел. Ул чакта мотоциклым бар иде. Шәһәр кызлары шул мотоциклга кызыкты. Бер кичтә ике-өч кызны озаткан чаклар булды. Аннан соң гармунчы булуым да үз ролен уйнады. Туйларга гармунчы итеп чакыралар иде. Туй белән клубка бара идек, иң алдан – гармунчы, ягъни мин барам. Өлкәнрәк егетләр күз салган шәһәр кызларын озатсам: “Рөстәм, син гармунчыны кыйнап та булмый бит, иртәгә кирәгең чыга”, – диләр иде. Гомумән, кечкенәдән кызлар игътибары үзәгендә булдым, чөнки апалар белән үстем. Әмма иркә бала булмадым, 12 яшьтән колхозда эшләдем.

– Егет кеше өчен 20 яшьтә өйләнү иртә түгелме?

– Бөтенләй яшь булганмын инде, аны-моны уйламаганмын. Хатын-кыз өчен ярый әле ул, әмма ир-ат укуын тәмамлап, эшкә урнашып, аякка ныклап баскач кына өйләнергә тиеш. Ә мин 3нче курста укыганда өйләндем. Училищены тәмамлаган җәйдә кызым Гөлназ туды.

– Ничек яшәдегез?

– Бер ел арендага фатир алып яшәдек. Әти-әниләр ярдәм итте. Акчасызлыкта яшәү авыр булды. Төннәрен әтинең машинасында таксист булып эшләдем. Ун сум акча эшләп кайтсам, бик зур бәхет иде инде ул. Ләкин иске машина булгач, ике көннең берендә ватыла иде.

– Лилия белән нибары 6 ел гына яшәгәнсез.

– Минем өчен бер елы өч елга торгандыр аның (көлә). Булганы булган инде. Аның каравы хәзерге көндә икебез дә гаиләле, икебез дә бәхетле.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Гөлназ кайда үсте?

– Ул бер якта гына үсмәде. Әти-әниләрдә дә булды. Без һәрвакыт тыгыз элемтәдә тордык.

– Гаиләгез таркалганга үкенмисеңме?

– Юк, үкенмим. Язмышыма шулай язылган. Ул никахтан кызым бар. Аннан соң моны киләчәк тормышым өчен үзенә күрә бер мәктәп дип тә кабул иттем.

– Аерылганнан соң, ничә ел буйдак булып яшәдең?

– Биш ел. Әле тагын биш ел яшәр идем (көлә). Холыклар туры килмәде, бер-беребезне ашадык. Аерылышкач, өстән тау төшкән кебек булды, күңел тынычланды. Ул вакытта инде яшәү урыным да, эшем дә, акчам да бар иде. Аякка баскан чак иде ул.

– Икенче тапкыр өйләнгәндә, тагын авыз пешмәсә ярар иде дигән курку булмадымы?

– Булды. Шуңа биш ел йөргәнмендер дә инде. Гөлназ да “өйлән инде” дип еш әйтә иде.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rstm-asaev-gailm-tarkalganga-kenmim

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X