erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Илназ Баһ әтисенең оныгын күрергә өлгермичә вакытсыз үлүе турында яза

Камилне бала тудыру йортыннан чыгарыр алдыннан гына җырчының әтисе вафат булган

Илназ Баһ гаиләсе белән әтисенең каберен зыярәт кылган. Җырчы инстаграмда әтисенең вакытсыз гүр иясе булуы турында яза, бу кайгылы көнне искә ала.

Фаил ага оныгы Камилне бала тудыру йортыннан чыгарыр алдыннан вафат булган. «Кая чаба бу вакыт, кая ашыга…

Әле кичә генә улым Камил туу белән бер-беребезне котлап сөйләшкән кебек идек кебек. Иртән бала тудыру йортына бәби каршыларга барырга җыендык. Иртән авыр хәбәр җиткерделәр. «Әти үлде», — дип абыйлар шалтыратты.

Эх, әти белән утырып гапләшәсе иде бит. Инде хәзер үземнең дә, әтинеке кебек өч улым бар. Безне көрәк, чүкеч, балта тотарга өйрәткән кебек, аларны да эш сөяргә өйрәтер иде», — дип юксына Илназ Бах якын кешесен.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәхнәдәше Гөлнара Габидуллина да әлеге көнне хәтерләве турында язган. «Урыны оҗмахта булсын», — дигән. «Рухы шат, урыны җәннәттә булсын», «Мин дә хәтерлим ул көнне. Илназ, син бездә, Апаста юбилей алып бара идең. Бик кызганыч, алтыным», «Фаил абыйның куллары алтын иде. Безнең өйне дә эшләп чыккан иде. Урыны җәннәттә булсын, бик яхшы кеше иде» — дигәннәр.

«Зиратта фотога төшәргә ярамый. Яхшыга түгел бу», — дип кисәтү ясаган бер инстачы.

 https://intertat.tatar/news/social/11-05-2021/ilnaz-ba-tisene-onygyn-k-rerg-lgermich-vakytsyz-l-e-turynda-yaza-5822690

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X