erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Индира мәрхүм әнисенә: "Ничек син анда, әни?.."

Элек "Болгар радиосы"нда "Иртәнге чәй"не алып барган, хәзер "Шаян ТВ" каналында эшләүче Индира мәрхүм әнисенә хат язды. Исән булса, бүген аңа 64 яшь тулган булыр иде ("Шәһри Казан").

 

"ӘНИ! Ничек хәлләрең? Ничек син анда? Безнең барысы да яхшы, син борчылма, яме. Без яшибез, гөрлибез, без - бәхетле. Тик... тулы бәхет өчен СИН җитмисең...

Беләсеңме, әни, 3,5 ел үтсә дә, мин бит әле һаман да ышана алмыйм. Һәм ышанмыйм да. Мин гел Чаллыга кайткан саен - СИН мине көтәсең дип кайтам. Шул туган шәһәремә кайтканда, һаман да безнең өйгә - 26нчы бистәгә кайтам дип өметләнәм...

Мин, кайткан саен, һәрвакыт безнең йортны күреп китергә тырышам. Ничек икән анда хәзер, белмисеңме Матурмы икән? Син бит матурлыкны ярата идең. Гомер буе тир түгеп эшләп, без-апа белән ике баланы тәрбияләп, йортны матурларга тырыша идең. Ремонтын ясап, җиһазларын алып, безне киендереп, әтиләре булган балалардан да без - әтисез үскәннәр, ким булмасын дип тырыштың. Гомер буе. Әни, син борчылма, Чаллыда туганнар, дуслар күп - алар мине колач җәеп каршы ала, шөкер!

Әни! Син беләсең, мин көнче кеше түгел, кеше бәхете-шатлыгы-байлыгына да кызыгып карамыйм. Ләкин, син киткәч, миндә көнләшү хисе туды. Ак көнләшү, әлбәттә. Кемнәргәме? Әниләре булган кешеләргә! Алардан да бәхетле кеше юк бу дөньяда... Тик күбесе моны аңлап бетерми генә.

Әни, беләсеңме, безнең монда "вакыт дәвалый" диләр. Дөрес түгел ул, берүк ышана күрмә. Мондый яраны вакыт та, гасыр да - бернәрсә дә дәваламыячак.

Әни, син борчылма! Минем бар да яхшы! Беләсеңме, син миңа әйткән сүзләрең, киңәшләрең һаман минем хәтеремдә. Әни! Мин синең йөзеңә кызыллык китермәм. Беркайчан да.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әни... ә син беләсеңме, син бит минем өчен һаман да исән кебек?.. Мин беләм, син һаман мине күзәтеп барасың. Әгәр ниндидер, син хупламаган гамәл кылсам, гафу ит инде.

Әни, син борчылма, без - бәхетле. Мин бәхетле булып яшәргә өйрәндем...бугай...

Беләсеңме, әни, миңа бит бу дөньяда бернәрсә дә кирәкми... Мин синең өчен бөтен гомеремне, тормышымны бирер идем. Ант итәм.

Әни! Бүгенге көндә мин Аллаһы Тәгаләдән күп сорамыйм. Миңа бернинди яхшы тормыш, яхшы ир, гаилә бәхете, байлык, эштә дә бернинди дәрәҗәләр кирәкми. Мин аннан бары тик бер әйберне генә сорыйм - СИНЕҢ җаның җәннәт түрләрендә була күрсен! Амин!

P.S. Һәм, әни, син онытма беркайчан да, мин сине яратам!.."

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/indira-mrkhm-nisen-nichek-sin-anda-ni

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X