erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Язмышлар...

Кичерә алсаң, кичер (повестьның ахыры)

Җитмешенче еллар...

Беренче кисәк

Икенче кисәк

Өченче кисәк

Дүртенче кисәк

– Зифа, Зифа!
Минзакирның шулай корт чаккандай шау итеп килеп керүе хатынны шомландырып җибәрде. Күңелендә ниндидер дулкынлану, юк, курку хисе барлыкка килде. Ул хәтта кулындагы чокырны да төшереп җибәрде. Аннан идәнгә килеп бәрелгән чокырның ватылып, вак кисәкләр булып тирә-якка чәчелүенә ни әйтергә белмичә күзен алмый карап торды.
– Ни булды, Зифа? Чокыр ватылганга борчыласыңмы әллә? Әйдә, шатлыкка булсын, – диде ире аңа елмаеп.
– Юк, кисәк эндәшүең куркытып җибәрде. Йөрәгем лепер-лепер килеп тибә башлады, – диде Зифа күзләренә килгән яшьләрне яшерергә тырышып.
– Әллә елыйсың инде?. Кит инде, монда шатланырга кирәк. Сезнең авылдан бер гаилә туганнарына кунакка килгән. Әле күреп сөйләштем. Кунакка да чакырдым. Ничек инде монда кадәр килгән кешене кунак итеп җибәрмисең? Иртәгә икегә безгә киләләр. Әминәгә әйт, чәй өстәле әзерләргә булышсын. Ә мин пылау пешерергә әйберләр әзерли торам, – диде дә кызу адымнар белән чыгып китте.
Зифаның иренә күтәрелеп нидер әйтергә хәле юк иде. Ни булды соң әле аңа? Нәрсә шулкадәр борчуга төште? Кунаклар каршы алганы юкмы? Минем авылдан киләләр, ди. Сорашырмын, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз. Ничә еллар кайткан юк бит инде. 
Шулай үзен тынычландырырга тырышты ул. Яхшыга гына була күрсен, дип уйлады. Әмма йөрәгенең еш-еш тибүенә түзә алмады, даруын кабып, диванга кырын ятты да, уйга бирелде, үткәннәргә кире кайтып, булган хәлләрне искә төшерде. 

Ул чакта юл бик ардырса да, килеп җитеп, бер хәл алгач, җиңеләеп киттеләр. Минзакирның туганнары бик яхшы каршы алды үзләрен. Йорт та белешеп куйганнар. Кечкенә генә булса да, Минзакирның кулы эш белә булып чыкты, аннан курчак өе ясады. Әминә дә тиз ияләште. Тик әбиләрен сагынды. Икенче елга кайтып алабыз, дигәннәр иде дә, мәшәкатьләр белән икенче генә түгел, өченче ел да үтеп китте. Бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килде. Барысы да малайлар. Зифа эшкә кереп чумды. 

– Быелдан да калмый әбиләрне алып киләсе булыр, – диде беркөнне Минзакир. – Вәгъдә иман булырга тиеш. Без һаман сузабыз.
Әмма... Насыйп булмаган, күрәсең. Башта Саймәнең, озак та үтми Мәгъмүрәнең вафат булуы турында хәбәр килде. Кулына телеграмманы тоткан килеш үкерә-үкерә елады Зифа. “Күмәргә дә кайта алмадылар бииит”, – диде ул үрсәләнеп. Минзакир дәшмәде. Чөнки биш кечкенә бала белән кая юлга чыга алалар? 
– Җир өстендә калдырмаганнардыр, борчылма, җай чыгу белән кайтып, каберләрен карап, таш, чардуган куеп килербез, – дип юатты ир Зифаны.

Ул көннән соң хатын тәмам сулды, йөрәге еш үзен сиздерә башлады, картаеп китте. “Бер генә дә рәхәтләр күрмәде әни. Алып килеп тәрбияләрмен, дигән идем... Язмаган икән...”, – дип үрсәләнде ул. Шул көннән авыл белән элемтәсе бөтенләйгә өзелде. 
Һәм менә яңалык – авылдашлары үзләре бу якларга килгән. Кемнәр булыр икән? Бик тә шуны беләсе килде хатынның. Түземсезләнеп тә, борчылып та көтте. Ишектән Габдрахманның дусты Тимербулат белән хатыны Хәмдия килеп кергәч, аклы-күкле булды, чак аягында басып калды. Тимербулат та Зифаны таныды, әмма сиздермәде. Хатынның башында сораулары бик күп иде, барысы да эреп юкка чыкты. Шулай да якты чыраен җәлләмәде, кунак итте. Әңгәмә генә нигәдер барып чыкмады. Әминәне Зифа алдан ук дус кызларына җибәрде. Күрмәүләре хәерлерәк, дип уйлады. Малайлар гына шул тирәдә бөтерелде. 

– Нәрсә өйдә утырабыз соң? – диде шунда Тимербулат. – Әйдә, бакчаңны, хуҗалыгыңны күрсәт. Хатын-кызлар үзләренчә серләшсен шунда.
 Алар чыгып китүгә карамастан, әңгәмә тернәкләнеп китә алмады. Ә менә Тимербулат белән Минзакир уртак тел тапты.
– Син хатыныңның нәрсә өчен утырганын беләсеңме соң? – дип сорады күпмедер вакыттан соң Тимербулат.
– Шул минем кебек җитмәүчелектер инде, – диде Минзакир. – Без үткәннәргә кайтмаска сүз куештык. Шуңа бу мәсьәләне күтәргән юк. 
– Җитмәүчелек, пычагым, – диде Тимербулат нәфрәт белән һәм җирәнәм мин синең хатыныңнан, дигәндәй, җиргә төкерде. – Минем дустымны балта белән чабып үтерде ул. Гомерлеккә тыгарга иде аны төрмәгә. Биш елга гына утырттылар. Габдрахман күптәннән җир астында, ә бу рәхәтләнеп яшәп ята. 
– Ни өчен?
– Судта көчләгән, дип бардылар. Бөтен авыл диярлек шушы хатынны яклап чыкты. Көчләсә инде... Шуның өчен кеше үтерергә дигәнме? 
– Син минем кунак, Тимербулат. Кунак булсаң, тыйнак бул. Минем хатыныма, балаларымның әнисенә тел-теш тидермә, – диде Минзакир. 
– Харап икән. Үзенең кеше үтерүче белән яшәп ятканын белми. Шуның баласын да үстергәнсеңдер әле? Ә? Үзеңне дә бәреп үтермәсен. Балтаңны ераграк җый. 

Минзакир дәшмәде. Озакламый кунаклар китте. Озатып җибәргәннән соң ул сарайга таба борылды, Зифа өйгә керде. Бераздан кулына балта тоткан ир өйгә таба атлады. Ишекне бикләп куеп, балаларны чакырып алды, дүртесен өйнең дүрт почмагына бастырып куйды да, сүз башлады:
– Балалар, сез беләсезме, әниегез биш ел төрмәдә утырып чыккан хатын. Ә ни өчен утырганын беләсезме? Юк шул. Мин дә бүгенгә кадәр хәбәрдар түгел идем. Рәхмәт, Тимербулат күземне ачты. Бер ирне балта белән чабып үтергән ул. Әниегез – кеше үтерүче, – диде.
Зифа эсселе-суыклы булды. Ни әйтергә дә белмәде. Бу минутта аның чыраенда бер тамчы кан әсәре дә юк иде. Олы улы менә егылам, егылам, дип торган әнисе янына атлаган иде, әтисе бер генә кычкырды.
– Урыныңда тор. Кузгаласы булма.
– Минзакир, нишлисең син? Ул чакларны искә алмыйбыз, дип килештек бит. Мин үземне көчләгән кешенең мыскыллауларына түзеп кала алмадым.  Үзем дә белмим, ничек килеп чыкты, – диде Зифа зәгыйфь тавыш белән. 
– Нигә миңа дөресен сөйләмәдең, ә? Кеше авызыннан хатының турында шундый әйбер ишетү күңелле, дип уйлыйсыңмы? Бу юлы син мине мыскыл иттең. Һәм мин сиңа җәзасын да бирәм, – диде дә Зифаны чәченнән өстерәп бүлмә уртасына чыгарып бастырды һәм кулындагы балтасын өскә күтәрде.
– Әти, нишлисең син? – дип кычкырды олы улы.
– Авызыңны яп. Югыйсә, әниеңнән соң чират сиңа булыр.
Зифаның ирен мондый халәттә күргәне юк иде. Күзләре бүренеке кебек яна, авызыннан төкрекләр чәчә-чәчә кычкыра.
– Минзак...

Минзакир, дип әйтеп бетерергә өлгермәде Зифа, ерткыч хайван кебек котырынган ире кулындагы балта хатынның башына төште. Аның белән генә дә тынычланмады Минзакир, үзен үзе белештермичә, хатынының үле гәүдәсен вак-вак кисәкләргә туракларга кереште. Балаларының каравыл кычкырып елауларына игътибар да итмәде, ишетмәде дә ул. “Яхшы кешегә ошаган. Тик кешенең эчен ярып карап булмый”, – дигән идеме әле Саймә? Тыштан ялтырап, тыштан калтырап торган кеше булуын шул вакытта ук сизгән ана йөрәге. Әллә Тимербулат сүзләреннән соң ирлек горурлыгы үзенекен иттеме? Ничек кенә булмасын, еллар дәвамында яшеренеп яткан явызлыгы бу көнне үзен тулысынча күрсәтте. Алай гына да түгел, Зифаның тормышын алып китте. 

Берара тынычланып киткәндәй булды ир. Нәрсә эшләгәнен аңладымы, балтасын атып бәрде дә, бүре кебек улый-улый еларга тотынды. Балаларын янына чакырды. Тик агарынып-күгәренеп үз почмакларында катып калган балалар аның янына килмәде. Минзакир күзләрен йомып өскә карады да: “Нишләдем мин? Нишләдем?” – дип кычкырды. Әмма аңга килүе озакка бармады, яңадан элекке хәленә кайтты, сарайга чыгып капчык алып керде, кан эчендә яткан Зифа гәүдәсенең кисәкләрен шуңа тутырып, ике яктан балаларына тоттырды. 
Канлы капчык өстерәп барган дүрт баланы, артларыннан балта күтәреп атлаган Минзакирны күреп, күршеләре милициягә хәбәр итте. Ирне кайнар эздән тотып алып та киттеләр. 

Бу хәл турында Әминәгә дә барып иреште. Атлый-чаба, атыла-бәрелә өйгә чапты ул. Керүгә идәндәге инде куера башлаган кан күлен күреп, янына тезләнде дә, “әнием, әнием”, – дип шашына-шашына елый башлады. 
– Әминә, үзеңне кулга ал, балаларны табарга кирәк. Кайтмадылар, – диде шунда кемдер аны җилкәсеннән тотып. 
Кыз урыныннан торып басты да, ишеккә таба китте. Кеше җыелырга өлгергән иде инде. Шунда аның күзе читтә басып торган Тимербулатка төште. Кичә аларга кунакка килгән абый түгелме соң? Читтән генә күреп калса да, таныды ул аны, таныды. Әнисенең авылдашы. 
Шунда башына күсәк белән китереп сутылармени, эшнең нәрсәдә икәнен аңышып алды. Әнисенең язмышы белән таныш ул. Зифа барысын булмаса да, якынча сөйләде. 
– Син, син... Синең аркада әнине үтерде ул. Нәрсә сөйләдең син аңа, ә? Оятсыз син. Ерткыч. Хәшәрәт, – дип ирнең якасына барып ябышып, кычкырырга тотынды. 
– Мин... Мин... Алай булыр дип уйламадым, – диде Тимербулат ычкынырга тырышып. 
Әмма кыз аны нык тоткан. 
– Җавап бир,  – дип үкерде.
– Ни өчен төрмәгә япканнарын сөйләдем. Шул гына.
– Кирәк идеме ул сиңа? Бер явызны яклап, икенче кешене явызлык корбаны иттең. Нинди рәхәт күрде әни? Нигә аның тормышын җимердең? Хәзер балаларын син тәрбиялисеңме? – дип кычкырганнан-кычкырды кыз, аннан якасыннан кулын алды да битенә төкерде.
– Әминә, караңгы төшә, ташла син аны, кеше түгел ул, балаларны эзләргә кирәк, – диде күршесе. 
Бөтен кеше авыл башына таба китте. Йорт янында башын иеп Тимербулат һәм елап аның хатыны Хәмдия генә басып калды.        
 Икенче көнне генә таптылар балаларны. Елап арып, агач төбендә йоклап киткәннәр. Өйләренә кермәделәр дә. Күршеләр ярдәме белән әниләрен җирләп, авылга кайтырга самолетка билет алдылар. 
– Балаларны балалар йортына алып киткәнче, тизрәк китәргә кирәк, – дип уйлады Әминә. – Авылда әбинең йорты бар, ничек тә югалмабыз. 
Китәр алдыннан аңа хәбәр җиткерделәр – Минзакир йөрәк өянәгеннән үлгән. 
– Алып китеп күмәсезме? – дип сорадылар кыздан.
– Юк. Эткә эт үлеме. Мин аны үз әтием кебек якын иттем. Ә аның эче тулы явызлык булган. Әнием белән шундый гамәл кылганнан соң, минем өчен үлде ул, – диде Әминә.

Шулай 18 яшьлек Әминә Зифа кызы унике, ун, сигез, алты яшьлек дүрт ир бала белән бер ялгызы калды. Аларга әни дә, әти дә, апа да булып.
Авылда әбисенең йорты аларны тынлык белән каршы алды. Караучы булмагач, җимерелә язган, шулай да бик тырышсаң, яшәргә була. Колхоз председателе янына барып, кыз барысын да аңлатты, ярдәм күрсәтүләрен сорады. Бөтен авыл булышырга алынды. Тиз арада өйне ремонтлап та чыктылар. Әминә эшкә урнашты, балалар мәктәптә укый башлады. Тимербулат исә гаиләсен алып авылдан күчеп китте. Үкенде ул, кызу баштан артыгын сөйләп ташлавына бик үкенде, тик терсәкне тешләргә соң иде инде.
– Әминә! – дип эндәште кемдер, чишмәдән кайтып барган кызга.
Аптырап борылып карады. Колхоз председателе Таһир абыйсы икән. Туктады. Күзләренә күтәрелеп карады һәм барысын да онытты. 
– Әминә, кайчаннан бирле сүз башларга, дип йөрим, һич кыюлык җитми. Ни диясе идем бит әле... 
– Ни, Таһир абый?
– Әйдә, миңа кияүгә чык. Син дә ялгыз, мин дә гаиләсез. Бергәләп тормыш арбасын тартыйк соң. Балаларны үстерергә үзеңә генә кыен да.
Аның бу сүзләреннән кыз көлеп җибәрде. Болай да уңайсызланып кына торган Таһир бөтенләй югалып калды.
– Сездән көлмим мин, Таһир абый. Ә, беләсезме, мин риза. Андый җавап ишетермен, димәгән идегезме? Курыкмадыгызмы? 
– Бүген үк дүрт баланы алып миңа күчәсез, – диде Таһир.

Бүгенге көннәр
Дөнья шундый нәрсә ул, бер алдын, бер артын күрсәтә. Гөрләп барган тормыш күгендә тагын болытлар барлыкка килде. Таһир белән Әминәнең кызы Тимербулатның малаеннан йөккә узган, дигән сүзләр йөри башлады. Күпмедер вакыттан соң авылга яңадан кайтты Тимербулат. Ачылып китеп сөйләшмәсә дә, авыр сүз дә әйтмәде, тавыш чыгарырга җай да эзләмәде Әминә. Күпме ачу саклап йөреп була. Әмма бу сүзләрдән соң ике гаилә арасында тагын киеренкелек урнашты. Тик озакка түгел. Тимербулат шунда ук яучы җибәреп, кызны үзләренә алдырды. Әминә дә каршы килмәде.  Кичерде. Кызының бәхете хакына. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев