erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Язмышлар...

Кичерә алсаң, кичер (повестьның дәвамы)

Зифаның кызарып, шешенеп беткән күзләрен күреп, Гандәлиф аны жәлләп куйды.

Башын укыгыз:

Беренче кисәк

Икенче кисәк

Өченче кисәк

– Һай, бала, бала, чәчәк кебек вакытың төрмәдә үтте, тагын ниләр күрергә язгандыр. Башыңны ташлап чит җирләргә китәргә ашыккач, үз хәлеңне үзең генә беләсеңдер, – дип сеңлесенең башыннан сыйпады. – Теге вакытта кайтарып кына җибәрәсем калмаган. Шуның өчен үкенепләр бетә алмадым. Ярый, үткән эшкә салават, хәзер вакытны кире кайтарып булмый. Әйдә, юлга кузгалганчы, чәй эчеп, тамак ялгап алыгыз. 

Шулай чәйли торгач көннең кичке якка авышканын сизми дә калдылар. Башта авылда дөрес аңламаслар, Зифа турында начар сүзләр чыгарырлар, дигән фикергә килеп, Минзакирны Гандәлифләрдә генә калдырмакчылар иде. Аннан ирнең Зифаны ялгыз җибәрәсе килмәде.
– Минем даным таралган инде, апай. Курка торган урыным юк, – дип тынычландырды Гандәлифне хатын.
Шулай дисә дә, авылга җитүгә йөрәге нидер буласын сизгән кебек дөп-дөп тибә башлады Зифаның. Моны юлдашы да сизеп алды.
– Тынычлан, бар да яхшы булыр, – дип Минзакир хатынны кулыннан алып.

Зифа дәшмәде. Кайсы почмактан килеп чыгарлар да, нәрсә диярләр икән, дип куркып кына алга атлады. Ләкин авыл урамы буш иде. Үзләре яшәгән якка борылгач, ул ерактан ук зәңгәр яулыкны күреп алды. Әнисе! Апайсы әйткәнчә, аны көтеп капка төбенә чыгып баскан! Кулын маңгаена куйган да, алар килгән якка төбәлгән. Нишләп үзе генә? Әминә кайда? Зифа адымын кызулатты. Минзакир аның артыннан чак өлгереп барды. Шунда Саймә дә урам буйлап ашыга-ашыга килүче хатынны таныды булса кирәк, артынга борылып кемгәднр кул болгады. Аның янына нәни бала йөгереп килде дә, итәгенә ябышып, күзләренә күтәрелеп карады. Бу вакытта Зифа аларның каршыларында ук тора иде инде. Саймә сүзен дә әйтә алмады, бер урында катты да калды. Бите буйлап агып төшкән күз яшьләре генә аның нинди хәлдә булуын күрсәтә иде.
– Әни, әнием, – диде Зифа анасына кулларын сузып.
– Балакаем! – дип кенә әйтә алды ана, аннан хәле китеп, артына ава башлады. 

Кызының: “Әни, әнием”, – дип өзгәләнүе томан аша ерактан ишетелде аңа. “Төшемдә генә күргәнмен икән”, – дип уйларга өлгермәде, ике яклап битен чабаклаганга айнып китте. Як-ягына каранды. Капка төбендәге иске эскәмиядә утыруын аңлап алды. Ә каршында кулларыннан тотып кызы, Зифасы утыра... Димәк, төш булмаган. 
– Синме соң бу, кызым? – дип бәгырен өзәрдәй булып сагындырган кызының битеннән сыйпады. 
– Мин, әни, мин. Ела син, әни, ела. Җиңелрәк булып китәр, – диде Зифа әнисенең кулыннан сыпырып.
– Бик елар идем дә, күз яшьләрем калмады шул. Сине көтә-көтә алар да кибеп бетте, – диде Саймә, ниһаять, бераз аңына килеп.
– Гафу ит, әни, сине шундый борчуларга салганым өчен кичерә алсаң, кичер мине. Сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр кебек.
Әнисе яшенә караганда күпкә олы күренгән, күзләренә сагыш кереп оялаган кызының битен учына алды да, кытыршы куллары белән маңгаендагы, күз яннарындагы җыерчыкларын сыпыргалады, аннан күзеннән, битләреннән шашып-шашып үбә башлады, муеныннан кочаклап алып, күкрәгенә кысты. Бу күренешне читтән генә күзәтеп торган Минзакир да күз яшьләрен яшерергә теләп читкә борылды.
Нәни Әминә килеп Саймәнең күлмәк итәгеннән тартмаган булса, шулай күпме торган булырлар иде. Ул оныгына борылып карап, елмаеп, чәчләрен колак артына кертте, башыннан сыйпады. 

– Кызым, әниең бу. Ерактан сине, мине сагынып кайткан. Башка китмәскә, дип кайткан, кызым.
– Әнием? – диде бала Зифага сәерсенебрәк карап. 
– Әйе, кызым, мин синең әниең. Әлегә кадәр яныңда булмавым, кочагыма алып яратмавым, авырган чакларыңда җиңеллек бирергә теләп яныңда утырмавым, кысып-кысып кочаклап яратмавым өчен гафу ит, балам. Минем сине уйламаган бер генә минутым да булмады. Син булганга гына мин бүген исән-сау яныңда басып торам. Син яшәргә миңа көч, куәт бирдең, – диде Зифа Әминә каршына тезләнеп. – Кил, туйганчы бер яратыйм әле үзеңне. 
– Әнием, – диде дә Әминә Зифаның муенына сарылды. – Әнием. Мин көттем сине, әнием. Бик-бик көттем. Әбием белән бергә көттек. Ә беләсеңме, минем ике әбием бар. Мәгъмүрә әбием. Без сине өчәү бергә көттек. 
Хатын аптырап әнисенә карады. Саймә аның нәрсә турында сорарга теләвен шунда ук аңлап алды.
– Әйе, кызым, Мәгъмүрә белән бергә үстердек без баланы. Ул булмаса, үземә генә бик кыенга туры килер иде. Башта якын китермәдем, кудым, аннан ничектер дуслашып киттек. Ул да ана, балам. Ачу саклама син аңа. Әминәне бик ярата ул. Синең алда үзен гаепле саный...
– Әни, кирәкми, үткәннәр үткәндә калсын, искә төшермик, – диде Зифа күзе белән Минзакирга ымлап. 
– Әбием килә, әбием! 

Шул арада кыз әнисе кочагыннан шуышып төште дә, урам уйлап йөгерде. Аннан акрын гына атлап Мәгъмүрә килә иде. Әминә янына йөгереп килде дә, аякларыннан кочып алды һәм әбисенә нидер әйтте. Мәгъмүрә туктап калды. Кире борылырга да теләгән иде, тик бала аны кулыннан алып өйләренә таба өстерәде. 
– Әнием мине ташлап китмәгән, әбием. Минем әнием кайтты, әнием, – дигән тавышы әллә кайларга яңгырады. 
Уңайсызланып кына атлаган карчык янына Зифа үзе китте. Каршына туктады да, бу очрашуны көтмәгән, куркуыннан бөрешеп үк калган Мәгъмүрәне кочаклап алды. Карчык елап ук җибәрде.
– Кирәкми, елама, Мәгъмүрә апа. Монда син түгел, мин еларга, шундый кара кайгыга салуым өчен каршыңа тезләнеп гафу үтенергә тиеш. Бу очрашу турында мин йоклый алмаган төннәремдә, ә алар күп, бик күп, гел уйлый идем. Ничек күзләреңә карармын, дип борчылдым. Күңелдән генә синнән гафу үтендем. Сиңа ничек авыр булганын үзем бала белән озакка аерылгач кына аңладым, – диде Зифа Мәгъмүрәнең күзләренә карап. 
– Син түгел, мин гафу үтенергә тиеш, балам. Кичерә алсаң, кичер, балам. Шундый ул үстергәнем өчен оят миңа. Тик бала нинди генә булмасын, ана өчен йөрәк парәсе. Аны югалту бик авыр, һай, бик авыр, балакаем. Ярый, юанычым Әминә белән Саймә булды. Син мине генә түгел, Габдрахманны да кичерә күр инде. Төшкә бик еш керә. Үзенә урын таба алмый интегә, күрәсең. Андый бала түгел иде бит ул. Каян шундый мәрхәмәтсезгә әверелде? Ярый, әтисе белмәде, алдан үлеп китте.
– Әйдә, башка бу турыда сөйләшмик, Мәгъмүрә апа. Мин аны гафу итәм. Һәм бу хакта онытыйк, яме.

Зифаның бу сүзләре йөрәгенә май булып ятты карчыкның. Рәхәт булып китте. Җиңел сулап куйды. Минзакирны күргәч кенә башта читенсенгән кебек булган иде. Аннан аның турында онытты. Бергәләп чәй эчеп алгач, ир ишегалларын, бакчаны карап керергә булды, Әминә әнисе кулында изелеп йоклап китте. Аны урынына илтеп салганнан соң, хатын-кызлар өчесен дә борчып торган сорауларга ачыклык кертергә булдылар. Әлбәттә инде, беренчесе – Минзакир.
– Ниндирәк кеше ул, кызым? – дип сорап куйды Саймә. – Күптәннән беләсеңме?
– Юк, әни, бөтенләй дә белмим, дисәм, ялган булыр. Бер очрашырга туры килде. Аннан ул минем чыкканны көтеп торган. Болай начар кешегә ошамаган. Бергә Үзбәкстан якларына китик, әниеңне дә алабыз, балаңны да үземнеке итеп үстерәм, диде. Мине шул кызыксындырды. Монда калганга карап, тормыш булмаячагын күз алдына китереп, риза булдым. Бар да бармак белән төртеп күрсәтәчәкләр, әни. Кайсы килеп нәрсә әйтер икән, дип яшәгәнче... Чит җирдә тормышны өр-яңадан башлау уңайрак булыр, дип уйладым.  
– Ни өчен утырганыңны беләме?
– Юк. Авыл халкыннан ишеткәнче, тизрәк китеп барырга иде, әни. 
– Һай, балакай, дөресен үз авызыңнан ишетсә, яхшырак булмас микән? Ялган барыбер бер тотылачак. Ул чакта кыен булыр.
– Анда күз күрер, әни. Бүген мондый мөмкинлекне ычкындырасым килми, – диде Зифа ныклы карарга килүен җиткерергә тырышып. 
Саймә авыр итеп сулап куйды. Моңа кадәр сүзгә кысылмыйча, сабыр гына тыңлап утырган Мәгъмүрә дә сүзгә килде.
– Кызым, ялгыша күрмә. Болай да тормышыңның бер кырые китек. Икенче ягы да кителеп төшсә, язмышың чәлпәрәмә килер. Ә кеше сүзенә килгәндә... Бер сүз әйтмәячәкләр, ирек бирмәбез, – диде. – Уйлап эш итәргә кирәк, бала.
– Минем башка чарам юк, Мәгъмүрә апа. Тәвәккәлләдем инде. Баланы үзебез белән алабыз. Әни, сине дә, – диде Зифа әнисенә карап.
– Мәгъмүрә апа, әйдәгез, сез дә безнең белән, – диде көтмәгәндә килеп кергән һәм Зифаның соңгы сүзләрен ишетергә өлгергән Минзакир. 
Ирнең шулай өлкәннәрнең икесен дә рәнҗетергә, аерырга теләмәвен күрү аңа карата ихтирам тудырды. 
– Беләм, минем шулай тиз арада арагызга килеп керүем сезне аптырашта калдырды. Зифа белән икебез дә ялгызлар, күп күрдек, күп кичердек.  Тормышны яңабаштан сынап карасак, ничек булыр икән, дигән фикергә килде. Хәзер сезнең хәер-фатиханы көтәбез, – диде ул. 
Билгеле бер карарга килә алмыйча бик озак сөйләшеп утырды алар. Соңгы сүзне Саймәдән көттеләр.
– Баланы көтеп алып, яңадан чит җирләргә чыгарып җибәрү ана өчен бик авыр. Аны анда ни көтә? Начар кешегә ошамагансың. Тик берәүнең дә эчен ярып карап булмый. Күрәм, монда безнең сүзнең артык кирәге дә юк. Сез карар кылгансыз инде. Шуңа менә нәрсә әйтәм. Сез шул якларга барып, тормышыгызны корып җибәрегез, аннан баланы алып без килербез. Югыйсә, үзегезгә үк авыр булачак. Ә монда, бергә-бергә булганда, без югалмабыз, – диде ул.
Саймә белән килешүен белдереп Мәгъмүрә баш какты. Зифа гына алар белән килешергә теләмәде.
– Әминәгә кайту белән вәгъдә бирдем. Аны үземнән калдырмыйм, әни, – диде ул. – Ә сезгә килгәндә... Ярый соң, икенче елга кайтып алырбыз. Икегез бергә булганда, сезнең өчен күңелем тыныч. Бәлки, Мәгъмүрә апа безгә генә күчәр? Бер-берегезгә иптәш, терәк булырсыз. Миңа да шулай тынычрак булыр.
Аның бу сүзеннән карчыкның йөзе балкып ук китте. Саймә дә бик теләп ризалашты. Зифаларны озатуга Мәгъмүрәнең әйберләрен алып килергә булдылар. Озату гына авыр килеп чыкты. Аеруча Әминә кая барырга белмәде, имгәнгән кош баласы сыман бәргәләнде, ярсыды, елады, әле бер, әле икенче әбисен барып кочаклады. Ахыр чиктә әнисе аны кочагына алды. Чаттан борылганчы, соңгы тапкыр күргәндәй, бала елый-елый капка төбендә басып торган Саймә белән Мәгъмүрәгә кул болгап барды… (дәвамы бар)   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев