erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Кызым беренче мәхәббәтемнең улы белән очраша...

Үз кызыңа нинди мөнәсәбәттә булуларын телисең, үзең дә башка хатын-кызлар белән шундый мөнәсәбәттә бул”, – дигән әйтем бар русларда. Кызганыч, аның мәгънәсенә 50гә җиткәндә генә төшендем ("Шәһри Казан").

 

Яшь чагымда үзебезнең урамнан Әминә белән очрашып йөрдек. Ул миңа үлеп гашыйк иде. Хәер, авылда миңа гашыйк булмаган кыз бар иде микән? Шулай да Әминә барысыннан да җитезрәк булды.

Армиягә киткәч, Әминә хатлар яза башлады. Ә мин ул хатларны җавапсыз калдырдым, әллә нигә язасым килмәде. Мөгаен, мин аны яратмаганмындыр. Армиядән кайткач, бөтенләй читләштем аннан. Ул ни булганын сорап өйгә үк килде, мин аны куып җибәрдем. “Башка егет тап, бәхетле бул!” – дидем. Әминә үксеп елап кайтып китте...

Еллар үтте. Мин өйләндем. Әминә дә кияүгә чыкты. Дөресен генә әйткәндә, мин аның тормышы белән беркайчан да кызыксынмадым. Кемгә чыгуы, кайда яшәве дә кызык түгел иде миңа.

Дөнья түгәрәк дигәннәре дөрес икән. Кызым үсеп җитте. Динар исемле егете барлыгын белдек. Ә беркөнне кызым: “Әти, бер кызык әйбер әйтимме? Динар авылдашың Әминә апаның улы икән!” – димәсенме?! Әллә нишләп киттем. Тик берни дә сиздермәдем. Яхшыга юрадым.  

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ләкин яшьләр берничә ай матур гына йөрделәр дә, аерылыштылар. Ул көнне кызым өйгә кайтты да бүлмәсенә кереп бикләнде. Елый да елый. Динар араларны өзгән икән. Менә хикмәт! Теге чактагы Әминәнең күз яшьләре әйләнеп кайтты түгелме соң?

Әле дә ярый кызымның депрессиясе озакка бармады. Тиз онытты Динарны, Ходайга шөкер.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/kyzym-berenche-mkhbbtemne-uly-beln-ochrasha

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X