erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ник кияүгә бармаган?

Ташкичүдән 90 яшьлек Мөнирә апа Габидуллина редакциягә: "Өйдә сәер тавыш бар, беркем ышанмый", -- дип килеп керде. Бардык без Мөнирә апага. Һәм сәер тавышны мин дә ишеттем.

Мөнирә апабыз: "Бик күпне күрдем, хәзер бер кеше дә ышанмый", -- дип башыннан кичкәннәрен сөйләде. Ичмасам юанырга бала-чагасы да булмаган. Кияүгә чыкмаган. Гомере буе сыер сауган. 

Мөнирә апа белән сөйләшкәндә теге сәер тавыш ишетелә генә бит. Нинди тавыш булыр ул? Үзем дә сәерсендем. 

"Эшләдем дә эшләдем, -- дип сөйли Мөнирә апа. -- Каты эшли идем. Почет билгесе орденын шуңа бирделәр. Җитәкчеләрем яратты”. Әнисе белән яшәгән. Ул мәрхүм булгач, ялгыз калган. Ярый әле тавыклары, бозавы бар.

-- Мин терлекләрне бик яраттым, алар да мине ярата.., -- ди. Җан иясе җан иясенә тартыла шул... Ферманың нәсел үгезен дә искә алдык. Мөнирә апа нәсел үгезе фәлән кешене сөзде, фәләнне имгәтте, дип санап китте. “Әмма миңа тимәде, ялап торыр иде...”, – диде.

Ишетүе начарлангач, күршеләре белән аралашырга да кыендыр. Кемнең ишетмәгән кеше белән интегеп утырасы килсен! Ярый әле Казаннан бертуган энесенең улы Марат гаиләсе белән кайтып тора. Эшенә булышалар, күчтәнәчләр алып кайталар, тәмле ризыклар әзерлиләр. 

Ә теге сәер тавыш ишетелә. Нинди тавыш булыр бу дип мин һаман аңларга тырышам.

– Әти Габидулла Кышкар мәчетендә укыган укымышлы, тырыш кеше иде, – дип сөйләвен дәвам итте Мөнирә апа. – Аракы эчмәде, тәмәке тартмады. Башыннан түбәтәе төшмәде. 2 атыбыз, 2 сыерыбыз бар иде. Алып чыгып киттеләр. Марига чыгып киттек... Без 4 бала. Әти урман эшендә булды. Шуннан сугышка китте. Әйләнеп кайтмады. Әтисез үстек. Мине “Черная Маруся” дип йөртерләр иде. Рус теленә өйрәндем. 10 елдан соң гына авылга әйләнеп кайттык. Өй тузган, җимерелгән... Аякта чабата. Аяклар салкында өшеп бетәр иде. Шуңа да табан аслары авырта хәзер. Бик күпне күрдем. Хәзер бер кеше ышанмый...

7 сыйныфны тәмамлагач, 6 ел сарык фермасында эшли. Анннан сыер сава.

 – Ветврач булырга, укырга теләгем бар иде. Колхоз рәисе Әсәт абый, миңа эшче кирәк, диде.

– Мөнирә апа, син матур булгансыңдыр? – дим.

– Матур идем. Карточкаларны күрсәтимме?

Бер төргәк фотоларны, кәгазьләрне күтәреп тә керде. Бергәләп фотолар карадык. Әтисе Габидулланың, әнисе Бибимөнәвәрәнең матурлыгы! Чибәрләрнең баласы да матур була инде. Әтисе горур, мәхәббәт кеше. Күренеп тора: зыялы, булган кеше булган.

– Син усалмы? – дип тә сорыйм.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ю-у-ук, – дип, рәхәтләнеп көлә Мөнирә апабыз. Ул шулай рәхәтләнеп көләргә ярата. Аның белән күңелле.

– Чәй эчәбезме? Тәмле ипием бар.

– Әйдә, – мин әйтәм.

Ә үзем күңелемнән күчтәнәч алып килмәвемә үкенәм. Шоферны кибеткә җибәримме икән әллә дигән уй йөгереп үтә күңелдән. Ул арада булмады, Мөнирә апа бер-бер артлы сый-нигъмәтләрен табынга куя башлады. Чәй дә өлгерде. Өстәлгә чәк-чәк, тәмле конфетлар тезелде.

– Казаннан энемнең улы Марат хатыны, ике улы белән кайтып йөриләр. Менә әле бәрәңгемне алдылар. Ярый әле алар бар. Рәхмәт, булышып, хәлемне белеп торалар. Күчтәнәчләрне дә шулар алып кайтты.

 Матур, уңган кыз ничек кияүгә бармаган? Яшьлеге сугыш арты елларына туры килә шул. 1931 елның 2 августында туганмын, ди. “Нишләп кияүгә бармадың?” – дигән сорауны бирмичә кала алмадым. “Әнине ялгыз калдыра алмадым, – диде. – Шулай язгандыр инде...” Абзарга чыгып, бозавын да карадык. Куанычлары – тавыклары ишегалдында сибелгән...

Ә мин теге сәер тавышның каян килгәнен аңладым. Мөнирә апаның үзеннән килә ул тавыш! Әмма Мөнирә апа әйткән тавыш ул түгелдер. Үзеңнән чыккан тавышны үзең беләсең бит инде. Ә бәлки...

Мөнирә апа озата чыкты. Кул болгап калды. И, язмышлар...

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X