erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

“Әнине югалту хәсрәтеннән айнып җитә алмаганда тагын казалы булдык”

Кама Тамагы районының Бәрлегуҗа авылында яшәүче Исмәгыйлевләр гаиләсен язмыш шактый сынаган.

Рәмзия апа гомер буе шикәр авыруы белән көрәшкән. Соңгы җиде елда күзләре дә күрми башлаган. Аягын да кискәннәр. Ел ярымны ул урын өстендә уздырган. Шулай шактый азапланып ятканнан соң, фани дөньядан китеп тә барган.

Көтмәгәндә-уйламаганда гаиләгә тагын ачы хәсрәт килгән. Янгын чыгып, Исмәгыйлевләрнең мунчалары, гаражлары һәм машиналары көлгә әйләнгән.
– Унике көн элек әнине җирләгән генә идек. Аны югалтканыбызга әле дә ышанасы килми. Бик еш хастаханәдә яткач, ул шунда гына кебек. Менә шалтыратырлар да, әниегезне чыгарабыз, килеп алыгыз, дип әйтерләр кебек, – ди кызы Раилә.

Рәмзия апа башта колхозда сыер савучы, аннары медпунктта санитарка булып эшләгән. Авыруы көчәйгәч, инвалидлык буенча пенсиягә иртәрәк чыга. Ире Вахит белән ике кыз үстергәннәр. Олысы Раилә гаиләсе белән Казанда яши. Кечкенә кызлары Алинәне дә язмыш сынаган, ул куян иренле булып туган. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, авылда калып, әнисен тәрбияләгән.  

– Әни җиде ел дөм сукыр булды. Башта бер күзе, аннары икенче күзе йомылды. Күзе күрмәсә дә, йөри иде. Әти белән район үзәгенә дә, Казанга да бара иде. Аннары уң аягындагы бер бармагы каралып чыкты да аны кистеләр. Шуннан соң да йөри иде әле. Бераздан баш бармагы да каралды. Табан асларына үлек таралды. Кан басымы да гел күтәрелде, шикәре төшә иде. Хастаханәгә озаткан саен, исән калырмы икән дип борчыла идек. Аннары сидек куыгы эшчәнлеге бозылып, кече хаҗәтен катетер аша гына үти башлады. Бераздан колагы да ишетмәс булды. Узган елның башында ул бөтенләй урын өстенә ятты. Шуннан соң сул аягын тездән өстә кистеләр. Операция кичергән саен, айный алырмы икән дип ут йотып тордык. Аларын да җиңеп чыктык. Бер ел рәтләнеп киткән кебек булды. Кышны да исән-сау чыкты. Май аенда тагын хәле начарланып, комага китә башлады, уң аягы бозылып чыкты. Аны тездән аста кистерергә туры килде. Реанимациядә дүрт көн аңсыз ятты да 14 июнь көнне үлеп китте, – дип сөйләде Раилә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу хәсрәт өстенә икенчесе өстәлгән. Печән җыеп, арып-талып кайтып, чәй эчкәннән соң, әтиләре Вахит абый мунча яга.  
– Көн эссе булгач, кояш төшмәсен дип, тәрәзәләрне калын пәрдә белән ябып куйган идем. Тешем сызлап, верандада ятып торам дип чыктым. Ниндидер тавыш ишетеп, пәрдәне ачып карасам, мунча дөрләп яна. Гараж белән мунча юл аркылы, шуңа өебезгә күчә алмады. Аллага шөкер, күршеләргә дә зыян килмәде. Печәнне дә алып кайтмаган идек. Янгын мунча пиче кызганнан килеп чыккан, – ди Раилә.
Вахит абыйның бертуган сеңлесе Альмирә ханым белән дә сөйләшеп алдык.

– Рәмзия бик кешелекле иде, урыны җәннәт түрләрендә булсын. Яшәргә тырышты, планнар корды, өметен өзмәде. Әле аяк ясатып, аякка басарга исәбе дә бар иде. Күзләре күрмәсә дә, эшсез торасы килмәде. Абый һәрвакытта аның белән киңәшләшә иде. Хатынына бер авыр сүз әйтмәде, гел “Госпожа нәрсә әйтә, шулай була” дип кенә торды. Хатынының үлемен бик авыр кичерә, бер-берләрен яратышып өйләнешкәннәр иде. Кызлары да бик тәрбияле, әти-әни дип кенә торалар. Алды-арты хәерле булсын, калганнар исән-сау булсын иде, Ходаем, – ди ул.

Исмәгыйлевләр гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар: 5469 6200 3426 7870 сбербанк (Гумирова Гузель Ильгизовна).
 2200 5301 8295 1855 Ак барс (Гумирова Альмира Фатыховна).

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/nine-yugaltu-khsrtennn-aynyp-it-almaganda-tagyn-kazaly-buldyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X