erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Язмышлар...

“Шуның кадәр гомер биргәнгә шөкер итәргә кирәк”

Бүген Арча станциясендә яшәүче Сания Закирова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны район башлыгы Алмаз Хисаметдинов котлады, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Әмма район башлыгының кара-каршы сөйләшеп утыруы, хәлләрен сорашуы хезмәт ветераны өчен бөтен бүләкләрдән дә кыйммәтрәк иде.

Сания апа Теләче районының Олы Мәтәскә авылында туып-үскән. Сугыш башланганда кызга нибары ун яшь була. Әтисе Сөләйман фронтка китә. Бөтен авырлык олы бала буларак, Саниягә төшә. Әнисенең уң кулы була ул.

– Әвендә ашлык суктык, көлтә бәйләдек, шул көлтәләрне әни белән кечкенә арбага төяп, өстерәп алып кайта идек. Сыерларны алып чыгып, җир тырмалаттылар. Алар тыңламый. Авырлыгын үз башыннан кичергән кеше генә аңлый ала, – дип сөйләп китте ул авыр балачагын исенә төшереп. – Мәктәптә яхшы укыдым. Җиденче сыйныфтан соң Арча педагогия училищесына килдем. Имтихансыз кабул иттеләр. Тик укый алмадым. Әнигә эшкәртергә ике гектар бәрәңге җире бирделәр, үзебезнең бакча бар. Әни җибәрмәде. Колхоз рәхәтләнеп җикте инде. Ун кыш урман гына кистем. Бөтен кеше ач булды. Без сыер асрадык. Бригадир Рауза апа да ашыгыз пешмәдеме, дип безгә ашарга керер иде. Әни көнгә өч тапкыр умач уып, ак аш пешерде. Аннан табельчы итеп куйдылар. “Счет та сала белмим, белгәннәр дә онытылды, эшли алмыйм” – дип каршы килеп карадым. ”Өйрәтербез. Безгә синең акылың кирәк”, – диде колхоз рәисе Гыйльми абый. 

Әтисе Сөләйман абый сугыштан кайтмый.

Сигез ай Суслонгерда газап чигә, әнисе берничә тапкыр янына да барып кайта. Аннан фронтка китә, бераздан каты яралана.

– Кулының сөяге сынган булса, кайтарып та җибәргән булырлар иде. Юк, итеп генә сыпырып алган. Дүрт ай госпитальдә ятканнан соң, яңадан яу кырына киткән. Пароходка төяп җиәргәннәр. Тик тиешле урынга барып җитә генә алмаганнар, пароходларын бомбага тотканнар. Башкалар белән бергә әти дә суга сикергән һәм ярга таба йөзеп киткән. Тик ярга җитәргә 30-40 метр калгач, хәле беткән. Яралы кулы йөзәргә ирек бирмәгән. Бу хакта аның белән бергә улган Теләче кешесе сөйләде. “Ярга чыгып җитеп булмас, ахры. Безнекеләргә әйтерсең инде”, – дигән әти. – диде Сания апа. – 1942 ел иде бу. Шулай әни ике бала белән (сеңлем бар әле) тол, без ятим калдык. 

26 яшендә Хаҗип исемле егеткә кияүгә чыга кыз. Авылдагы беренче машинада беренче шофер була егет. Аның сүзе белән Сания эшеннән китә, яңадан колхоз эшенә кереп чума. Аннан йорт алып, гаиләләре белән Арчага күчәләр. Ул чакта өч балалары була инде. Аңа да 55 ел үткән.

Арчада Сания Закирова үз яннарындагы балалар акчасында эшли. 

– Ике төркемдә 70 бала. Үзем дворник та, сакчы да, няня да, ашарга пешерергә булышучы да, соңрак кочегар да булдым. Яңа мөдир килгәч китәсе идем, син тәҗриәле кеше, бераз эшлә инде, дигәч, калдым. Шулай егерме ел эшләп, алтмыш яшьтә лаеклы ялга чыктым, – дип искә төшерде ул Арчага килгән вакытларын. – Хәзер барысын да искә төшереп утырам да, уйлап куям, түзсә дә түзә икән адәм баласы. Шундый авырлыклар кичереп тә, бу яшькә җиткәнгә рәхмәт.

Сания апа Закирова

Сания апа улы үлемен дә кичергән.

Ана өчен баласын югалтудан да зур хәсрәт юктыр да. Хәзерге вакытта бер ялгызы яши. Иптәшкә педагогика көллияте студентларын кертә. Бик акыллы, дини егетләр яшәгән әлегә кадәр. Тәмамлап киткәннәр инде. Әле күзләре күрә, колаклары ишетә, ашарга да үзе пешерә. Дөрес, аяклары бик сызлый икән, кибетләргә бара алмый, ишек алдында гына йөреп керә. Кызлары Роза белән Резедә, оныклары бик булыша. Ике кызы да Арчада яши. Роза Арча үзәк хастаханәсендә табибә, Резедә лаеклы ялда.

– Өч оныгым, алты оныкчыгым бар. Оныгым Чулпан Казанда яши, табибә, ике бала үстерә. Икенче оныгым Гүзәл балалар акчасында эшли, өченче оныгым Гөлназ да Казанда табибә. Алар да икешәр бала үстерә. Шулар өчен сөенеп яшим, – диде Сания апа. – Үземнең биш вакыт намазымны калдырганым юк, Аллага шөкер. Әтием бик гыйлемле кеше иде. Бик күп догаларны ул өйрәтеп калдырды. Арчада мәдрәсәдә укыдым. Әрвахларга ясин-тәбәрәкләр укып, дога кылам, Корьән чыгам. Туган көн уңаеннан да Корьән укытырбыз, дим.

Сания апа белән шулай күңелле итеп рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Өлкәннәрнең кичергәннәре дә исең китәрлек, күргәннәре дә әйтеп бетергесез. Әмма зарлана белми алар. “Шуның кадәр гомер биргәнгә шөкер итеп кенә яшәргә кирәк. Балаларым, онык-оныкчыкларым янымда булганда, минем әле тормыш түгәрәк”, – ди Сания Закирова.       
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев