erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Тугыз ел элек педофил кулыннан һәлак булган Василиса Галицынаның әтисе: «Балаларыгызны саклагыз!»

Тугыз ел элек Яр Чаллыда педофил кулыннан 8 яшьлек Василиса Галицына һәлак булган иде ("Шәһри Казан").

 

2 февраль аның үлгән көне, ә 20 февральдә аның туган көне – аңа 18 яшь тулган булыр иде.

Кызын җиргә иңдергән көнне Василиса Галицынаның әтисе: «Балаларыгызны саклагыз. Әгәр сез аларны беренче урынга куймыйча, башка эшләр белән мәшгуль икәнсез, моны төзәтер өчен вакыт бар...» дип җанны телгәләгән сүзләр әйткән иде.

Фаҗига 2013 елның 2 февралендә килеп чыкты. Исегезгә төшерәбез, Василиса Галицына күп балалы гаиләдән, Яр Чаллының Сидоровка бистәсендә яшәгән һәм икенче сыйныфта белем алган. 2 февраль көнне кич белән ул мәктәптәге репетициясеннән соң өенә кайтмый. Уку йортыннан 16 сәгать 30 минутта чыгып китеп югалган ул. Гадәттә, өенә кайту юлы егерме минут вакыт алган. Кызны берәү дә каршы алмаган: гаиләдә җиде бала тәрбияләнә, барысы да мөстәкыйльләр.
Әти-әнисе кызларының телефонына шалтыратып карасалар да, ул дәшмәгән. Шуннан соң кичке сигезләр тирәсендә гаилә полициягә мөрәҗәгать иткән. Хокук сакчылары кызның Энерготөзелеш көллияте бинасы каршында, җир асты кичүе янында югалуын ачыклый. Аны полиция, коткаручылар, волонтерлар иртәдән алып төнгә кадәр эзләгән, аларга битараф булмаган чаллылар да кушылган.

Кызның исәнлегенә өмет итеп, дога кылганнар, өмет иткәннәр, тик могҗиза булмый кала.
3 февральдә «Гараж-500» промзонасы районындагы юл читендә Василисаның мәктәп рюкзагы табыла. Биредә кызның ертылып беткән көндәлек битләре, дәфтәрләре, башлыгы һәм мәктәп формасының җиңе табылган. Аннары, 4 февральдә, өлкән яшьтәге хатын-кызның шалтыратуы буенча оператив хезмәткәрләр Тукай районының Октябрь Бүләк авылына килә. Биредә аның тракторчы булып эшләүче улы таныш булмаган ир-атның "Шевроле Нива" автомобилен кардан чыгарырга ярдәм иткән икән. Тракторчы шул чакта машинада утырган күз төбе күгәргән кызчыкка игътибар иткән. "Нәрсә булды?" - дип сорап куйган ул машина йөртүчедән. Тегесе «Мәктәптә сугышкан ул...» дип җавап биргән.  

Тракторчы ярдәмендә машина йөртүченең фотороботын төзи алганнар, әлеге шоферны Чаллыдагы бер автосервиста да таныганнар. Василисаның мәктәп көндәлегендә әлеге ирнең бармак эзе калган, аның буенча җинаятьченең шәхесе ачыкланган. Элегрәк ул административ җаваплылыкка тартылган һәм бармак эзләренең полиция базасында булуы ачыкланган.

4 февральдә Үзбәкстанда туып-үскән 30 яшьлек Фаррух Ташбаев полицейскийлар тарафыннан кулга алына, ул реклама агентлыгында эшләгән, элек хөкем ителмәгән. Ир үз гаебен танымаган. Машинада тикшерүчеләр беренче дәлил – кызның берничә бөртек чәчләрен тапканнар. Соңрак волонтерлар кызны үтерү урынына да тап булалар. Ташландык агач йортта бичара кызчык үзенең соңгы сулышын алган.
Бары тик 6 февральдә генә педофил җинаять кылуын таный. Чаллыдан 70 чакрым ераклыкта баланың пычак белән кискәләнгән, көч куллану эзләре булган үле гәүдәсен яшергән урынын күрсәтә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстанның Югары суды шул ук елның 19 июлендә присяжныйлар коллегиясенең вердикты нигезендә, Ташбаевны иң катгый җәзага – гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте. Ул Оренбург өлкәсендәге "Кара дельфин" төрмәсендә утыра. Тоткын бүгенге көнгә кадәр үзенең гаепсез булуы турында хат язуын дәвам итә. Өлкән яшьтәге әти-әнисе һәм туганнары төрле инстанцияләргә аны кичерү турындагы үтенечләр җибәрәләр. Сүз уңаеннан, Ташбаевның абыйсы элегрәк полициядә эшләгән һәм бу коточкыч җинаятькә кадәр берничә ел элек эшеннән киткән.

Ул чакта суд утырышыннан соң ук Василисаның әтисе Александр Галицын: “Үлем җәзасы юк икән, без шундый хөкем карары белән канәгать. Кызыбызны үтерүчедән әхлакый зыянны түләтү өчен шикаять итмәячәкбез, без аның акчасына мохтаҗ түгелбез», - дигән иде.

Үлем җәзасына караганда да авыррак
2022 елның 8 февралендә педофил-рецидивистларны гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм итү турындагы канун үз көченә керә.
РФ Җинаять кодексының 57 маддәсенең гамәлдәге редакциясе нигезендә, 14 яшькә җитмәгән балигъ булмаган балаларның җенси кагылгысызлыгына каршы аеруча авыр җинаятьләр өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү билгеләнә. Бу күбрәк элек хөкем ителгәннәргә кагылачак. Законда ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балаларны көчләү, шулай ук ул башка авыр җинаять белән бәйле булган очракта җинаятьче гомерлеккә төрмәгә утыртылачак, дип язылган.

Яңа канун нәтиҗәле булачакмы?
Гаилә психологы Ирина Зольцева билгеләп үткәнчә, безнең илдә күптән көтелгән яңа канунга аның мөнәсәбәте уңай. Элеккеге педофиллар булмый һәм әлеге төр җәзаны катгыйландыру балаларны андый кешеләрдән сакларга ярдәм итәчәк, дип саный. Педофил-рецидивистларны иреккә чыгармау хисабына сексуаль характердагы җинаятьләр саны кимер һәм алар физик яктан үзләренең "кара эшен" башкара алмаячаклар, дип исәпли психолог.
Адвокат Валерий Чернов фикеренчә, гадел булмаган хөкем карарларыннан качу өчен, җинаятьне тикшерү сыйфатына игътибар итәргә кирәк. Чөнки яла ягу корбаннары төркеменә еш кына һөнәре белән балаларга бәйле булган – укытучылар, тренерлар, педиатрлар керә. Икенчедән, җинаять эшен тикшерү барышында балалар белән эшләү өчен тикшерүчеләр һәм психологлар махсус укулар узарга тиеш. Өченчедән, педофилия сәбәпләрен ачыкларга һәм көрәшергә, ә моның өчен безнең җәмгыятькә психиатрия ярдәме хезмәте реформасы кирәк.

«Челнинские известия» язмасына таянып эшләнелде

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/pedofillarga-gomerlek-za-korbannary-gaillren-gomerlek-kaygy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X