erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Улым армиядән кайткач, эчүгә сабышты

Авылдагы йортыбызда улым белән икәү генә яшибез. Иптәшем күптән гүр иясе булды. Улым әлегә кадәр өйләнмәде

Армиягә кадәр улым бер кыз белән очрашып йөрде. Яратышып йөрделәр. Армиядә чакта хатлар алыштылар. Ләкин кыз нигәдер улымны көтмәде, сигез айдан соң башка егеткә кияүгә чыкты. Әллә үзе, әллә дуслары җиткергән – улым бу хакта белде. Аның кайтуын куркып кына көттек, кызган баштан ни эшләмәс?  

Аллага шөкер, улым тыныч кына кайтты. Матур гына яши башладык. Ләкин ул үз эченә бикләнде, бер кыз белән дә аралашмады, сөйләшмәде. Кызларга ышанычы югалгандыр инде. Хәзер аңа 40 яшь. Өйләнмәс тә инде ул.

Авылда аның өйләнмәгән дуслары күп. Еш кына җыелышып утыралар, эчәләр. Ләкин мин моңа бик каршы. Эчү юньлегә илтми ул, бигрәк тә көтү белән эчкәндә. Телевизорда яки газетада көн дә диярлек исерекләрнең бер-берсен суйганы турында куркыныч хәбәр биреп торалар. Аллам сакласын!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эштән соң эчәргә эзләп урамга чыгып китүен беләм. Шуңа күрә өйгә кайткач, улыма үзем салып бирәм. Күршеләргә аракы сорап кермәсен өчен үзем эчертәм. Ике рюмка эчсә, шул җитә аңа. Ятып йоклый. Ул өйдә булса, минем дә күңел тыныч. Бу хәлдән чыгуның башка чарасын күрмим. Ни кылыйм соң?

http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ulym-armiyadn-kaytkach-echg-sabyshty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X