erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Юлда кем очрамас...

Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән? ("Сөембикә", Лилия Гәрәева).


Җәйге каникулларда үзенә бераз акча эшлим дип, якындагы хастаханәгә эшкә урнашкан иде ул. Көне буена авыруларны әле ул бүлмәгә, әле теге бүлмәгә озатып йөреп, анализлар ташып, кичкә аякларын көчкә өстерәп кайтып егыла. Акчасы аз булса да, өйдә тик ятмагач, яхшы инде, без анысына да шат. Шулай да нәрсә сөйләргә тели икән соң бу бала?
Бөтен игътибарымны аңа юнәлтеп, каршысындагы диванга утырдым. 
– Бүген безгә бер абый килде, – дип сүзен башлады кызым. – Шундый кызык абый... Тимерче булып эшли икән... – Чүкеч белән сандалга суккан хәрәкәтләр ясап, шулкадәр җанландырып сөйли үзе. «Эх, коеп куйган артист бит инде бу», – дигән уй меңенче кат сызып үтә акылымны. – Көне буе мин аны әле теге врачка, әле бу врачка йөрттем – туда, сюда... Йөрәге авырта иде бугай аның...
Кызым бик аралашучан минем (үземә охшаган). Кешеләр белән уртак телне тиз таба, көн дә төрле-төрле тарихлар сөйли. Авыруларны кызганып елап та алабыз, кызык хәлләр булса, көлешәбез дә... «Барысын да жәлләп бетерә алмыйсың, ул кадәр йөрәгеңә якын алма инде», – дигән булам. 
– Инде сменам бетеп, кайтырга дип чыгып бара идем, лифт көткәндә тагын теге тимерче абыйны очраттым, – дип хикәятен дәвам итте кызым. – «Әле кайтып китмәдеңмени?» – ди. «Бүген авырулар күп булды, соңга калдым», – дидем. Лифтта икәү төштек. «Хәзер кая барасың?» – ди. «Главный выходка», – дип җавап бирдем. Абый көлде, «Юк, шәһәрнең кайсы ягына кайтасың, дип сорыйм», – диде ул. «Ә-ә, аңламадым», – дип, үзем кайтасы урамны атадым. «Безгә бер якка икән, әйдә, кайтарып куям», – дип, мине өйгә кадәр китерде. Чынлап та бик арыган идем...
– Кызым, мин сине чынлап та ачуланам хәзер, – дидем, күзләремне чынаяк тәлинкәсе кадәр ачып. – Балам, ничек инде бер белмәгән кешенең машинасына утырасың? Дөньяда нинди кеше булмас...
– Ул бик яхшы кешегә ошаган иде. Маньякка ошамаган... – дип акланды кызым.
– Әллә син маньяклар башкалардан нәрсәсе беләндер аерылып тора дип белдеңме? Алар барысы да бик яхшы психологлар. Карап торышка алардан да яхшырак кеше юк диярсең, – дидем, акыллы кызымның бу акылсыз адымына исем китеп һәм һаман да йөрәгемә җылы кермәвен тоеп. – Шунда күңеленә начар ният керсә? Туктамыйча, сине әллә кая алып китсә?

Алга таба нәрсә булырга мөмкинлеген мин хәтта башыма китерергә дә куркам.

– Кызым, моннан соң беркайчан да белмәгән кешенең машинасына утыра күрмә? Ишеттеңме? – соңгы сүзләремне куркудан кычкырып ук әйттем. Чынлап та, кызымның шундый акылсыз гамәл кыла алуын белеп, котым табан асларыма ук төшеп китте.

17 яшьлек, чәчәк таҗларын яңа гына ачып җиһанга саф карашы белән баккан гөлем бит ул минем. Чык тамчысыннан да пагьрәк, таң яктысыннан да нурлырак, иң матур чәчәктән дә матуррак... Ул әле бар кеше дә аңа бары яхшылык кына тели, барысы да аны ярата дип уйлый булса кирәк.
Чит кешенең машинасына утырма, дидем дә диюен, үзебезнең студент вакытлар искә төште. Электричка, автобуслар, «абый, утырт»лар заманы. Атна саен авылга кайтырга дип, олы юл буена чыгып басабыз. Яшь чак бит, итәкләрнең дә тездән өстәрәк, кофта изүенең дә ачыграк чаклары булгандыр... Кем туктап, утыртып кайтырга риза – шуның машинасына куана-куана кереп утырасың. Маньяктырмы ул, чурттырмы – анда эш юк, тизрәк авылга кайтып җитәсе бар.

Без көзне сары, алтын көз дип атыйбыз. Ләкин әле аның карасы да була. Сәгать дүрттән эңгер-меңгер иңә, күк кап-кара, җир кап-кара, күзгә төртсәң дә күренмәслек караңгылык. Вак яңгыр пыскаклаган әнә шундый караңгы кичтә авылга кайтырга кирәк. Шимбә көнне укыйбыз, лекцияләр соң гына бетә. Кайтмас идең, сагындыра. Сагынудан да битәр, атналык дип алып килгән бәрәңгесе, суганы бетеп киткән, запасларны тулыландырмый булмый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дүшәмбе кабаттан лекцияләргә җыелгач, һәркем бу атнада авылына кайту-китү маҗараларын сөйли. Арада чәчләр үрә торырлык, моннан соң башка беркайчан да чит кеше машинасына утырмам дип әйтерлек вакыйгалар да булгалый. 

 

Бергә укыган иптәш кызым да кичләтеп кенә олы юлга «попутка»га чыгып баса. Яхшы гына ак машинада берәү туктап, кайтасы авылын атый. «Аннан соң безгә дә ерак калмый инде, җәяү дә кайтып җитәрлек», – дип, дустым шатланып кереп утыра җылы машинага. Салкыннан җылыга кергәч, изрәтә бит ул. Бераз баргач, моның да күзләренә йокы төшә

Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/yulda-kem-ochramas

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X