erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Бүләгеннән бигрәк хөрмәте кыйммәт

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызның әти-әниләренә Өлкәннәр көне уңаеннан күчтәнәчләр тапшырдылар.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов исеменнән һәрберсенең өенә барып, очрашып, аралашып, хәлләрен белделәр.

Бу бүләк әтиләренә – 60, әниләренә 55 яшь яки өлкәнрәк булганнарга бирелә. Әтисе дә, әнисе дә шул яшьтә икән, гаиләгә бер бүләк кенә тапшырыла. Барысы 233 кап әзерләнгән.

Ничек кенә булса да, бу очракта хикмәт бүләктә түгел, аларны онытмауда, хөрмәт күрсәтүдә.

Ни өчен  килүебезне белгәч, Арчадан Елена Кривоногованың күзләрен яшь пәрдәсе каплады. Югалып калдык.

– Исәндер бит, – дип кыяр-кыймас кына сорап куйдым.

– Хәбәрсез югалды, – диде ул күз яшьләрен дә сөртмичә. – 2024 елның 2 ноябрендә шалтыратты. Соңгы тапкыр булган икән. Шуннан бирле эзлибез. Каты бәрелешләр булган. Дүрт бронетранспортер яу кырына кереп киткән. Икесе чыккан, икесе... Шартлаттылар, бугай, диделәр. Әмма үле гәүдәсен күрмәгәч, күңел ышанмый, һаман көтә, исәндер, дип көтә. Бәлки, ул яраланып госпитальдә ятадыр, бәлки, контузия алгандыр. Бөтенесе булырга мөмкин. Безнең контрольдәге җир түгел, керә дә алмыйлар. Командирлары, яшь кеше, кыска вакытлы ялга кайтып киткән булган. Килгәч, шушы хәбәрне ишеткән һәм шунда ук чәчләре агарган.

1980 елгы Александр контракт төзеп киткән.

– Әни, хәрби комиссариатта контракт төзергә тәкъдим итәләр. Мин әни белән киләм, дидем. Барасыңмы? – дип сорый ул әнисеннән. Барырмын, улым, – ди Елена Александровна.

– Кирәкми, махсус хәрби операциягә бармыйм мин, диде, үзе ике сәгатьтән контракт төзедем, дип кайтты, – диде Елена Кривоногова. – Китте дә, юк та булды. Дусларының төшенә керә, ә миңа юк. Менә соңгы фотосы. Бәхилләшкән кебек карап тора. Әмма мин өметемне өзмим әле. Минем өчен ул, җирдәме, күктәме, һәрвакыт исән. Өмет иң соңыннан үлә. Безне онытмаулары, хөрмәт итүләре өчен җитәкчеләргә зур рәхмәт. Андый ярдәм бүген безгә, миңа бик кирәк.

Күпербашта Аязның әти-әнисе Зөлфия һәм Рамил Әхмәдҗановлар каршы алды. Уллары турында горурланып сөйлиләр. Киткән, ялга кайткан вакытларын искә төшереп, фотоларны карыйлар.

– Менә медаль белән бүләкләгәннәр, – диде Зөлфия ханым бер фоторәсемне күрсәтеп. – “За спасение погибающих”, диелгән. Авыр яралыларны коткарып калган була.

– Авылда чишмә төзелешенә акчалата үз өлешен керткән иде. Хәзер Аязны сагынганда, юксынганда шуңа карыйбыз, – диде Рамил. – Октябрьнең икенче ункөнлегендә кыска вакытлы ялга кайтам, дигән иде. Ничек килеп чыгар.

Бу гаилә 28 ел элек Төрекмәнстаннан кайтып Күпербашта төпләнгән. Аяз бишенче гимназиядә яхшы билгеләренә генә укыган, физика, математикадан көчле булган. Казандагы авиация көллиятендә белем алган, авиация заводында техник-механик булып эшләгән.

– 2023 елда махсус хәрби операциягә китте. Башта Мәскәүдә өч ай укыттылар, өйрәттеләр. Аннан Кырымга җибәрәләр, дигән хәбәре килде. Кырым булгач тынычландык. Ә ул махсус хәрби операция зонасына киткән. Аз сүзле ул, артыгын сөйләми, – диде Зөлфия ханым. – Ике тапкыр кыска вакытлы ялда булып китте. Унбиш көн нәрсә инде ул, бер көн кебек үтә дә китә, күргән кебек тә булмыйсың. Исән-сау гына булсын балалар.

Гаиләләргә уңайсызланып кына кергән идек, әмма безне якын итеп каршы алдылар, рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар. Алар өчен бүләк кыйммәт түгел, бөтен нәрсә өстәлдә бар. Менә шулай хәл белү, аралашу кирәк. Эчләрен бушаттылар, күңелдәгеләрен әйттеләр, район башлыгына олы рәхмәтләрен белдерделәр.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев