Югары Курса авылында яшәүче Гөлсөяр Гарипова балаларым турында уйламаган минутлар юктыр, ди.
Ике улы – Ленар белән Марат махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгән ананың кичерешләрен аңлау кыен түгел. Өлкән улына армиядә хезмәт иткәндә Чечня сугышын үтәргә туры килә. Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәп кайта.
Марат та хәрби операция барган зонада. Әле яңа гына кайтып әнисен шатландырган. Командиры “Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисенә“ дигән медаль биреп җибәргән.
– Исән-сау гына була күрсеннәр инде, – дип тели ана кеше. – Кызларым, онык-ларым хәлне белеп торалар.
Бер кызы Рәзинә Урта Курса мәктәбендә укыта, әлегә декрет ялында. Икенче кызы Сиринә Арчада, тегүче.
Гөлсөяр Түбән Курса авылында туган. Әтисе Мөхәммәтнур озак еллар тимер юлда, әнисе Минниса фермада эшләгән. Гөлсөяр үзе 10 ел чүәк фабрикасында эшләгәч, колхозда 20 ел сыерлар сауган.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев