erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Яралар аша: Арчадан махсус хәрби операциядә катнашкан Илһам Шафиковның яңа җиңүе

19 июльдә Әлмәттә Татарстан Республикасы Рәисе Спорт кубогы кысаларында беренче ярышлар үтте.

Ярышларның төп максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларны спортка тарту.

Бу спорт турнирында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннары гына көч сынаша ала. Әлеге ярышка кырыкка якын махсус хәрби операция ветераны килде.

Беренче ярыш йөзү буенча үтте. Әлмәт, Актаныш, Балтач, Биектау, Алабуга, Зәй, Казан, Кукмара, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш, Чирмешән, Чистай һәм безнең Арча районы вәкилләре бар иде.

Ярышлар катнашучылар сәламәтлегенең торышына карап бүленгән иде. Арчадан Илһам Шафиков үз категориясендә икенче урынны яулады.

Илһамның үзе белән аралашасы килсә дә, башта элемтәгә кереп булмады. Хатыны Лена безгә ярдәмгә килде.

– Кайнана белән кайнатам Үзбәкстанда яшәгәннәр. Җиде бала үстергәннәр. Хәзер бишесе исән. Кайнатам вафат булгач, Арчага күчеп кайтканнар, – диде Лена Шафикова. – Илһам 2023 елның апрелендә контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына китте. Шул ук елның 29 августында снаряд шартлап каты яраланды. Кулларына, аягына, күзләренә зыян килә. Бик озак госпитальдә дәваланып ятты. Быел алтынчы майда гына бөтенләйгә кайтардылар.

– Сугышчан бурычны үтәгәндә булды ул. Сигез көн булдык. Сигезенче көндә атуга эләктек. Сигез кешедән икебез генә исән калдык. Ул урыннан көч-хәл белән чыктык. Аннан яралы аяк белән урман аша үз частебызга кайттык, – диде Илһам очрашкач.

45 яшьлек янып торган ир инвалид булып кала. Күрсәткән батырлыгы өчен Илһам Шафиков “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Лена белән Илһам 2024 елда өйләнешә. Аңарчы алар очрашып йөргән була.

– “Син миңа кияүгә чыкмас-сың инде, күзләрем күрми бит”, – диде Илһам. “Икебезгә өч күз җитәр әле”, – дидем. Бу яралар, күзләренең күрмәве үзенекен итте, Илһамның характеры үзгәрде. Яраткач, авырлыкларны җиңәсең икән. Ничектер, мин аңа сөйләшүләр, аралашулар аша юл таптым. Бу ярышларга да: ”Син катнашырга тиеш. Кешеләр арасында булырсың, танышырсың, аралашырсың, күңелең үсеп китәр”, – дидем. Җиңү турында уйланылмады да, – диде Лена. – Ә ул икенче урынны яулап кайтты. Үзенең нык характерлы, көчле рухлы булуын тагын бер кат раслады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев