Кечкенә күчтәнәч тә кешегә нинди зур рух бирә икән
Җиләк-җимештән кайнатма ясап, махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә җибәргән Йолдыз Җәләева сөенече белән уртаклашты.
Аның яңгыр астында җыеп, төннәр буе ясаган кайнатмалары егетләргә барып җиткән, Йолдызга видеоязма аша рәхмәт сүзләре дә килеп ирешкән.
– 100 тапкыр тыңладым, елап та алдым. Барып җитми бит ул гуманитаркалар, диючеләргә шуны әйтәсем килә, кайнатмаларым барып җитеп, егетләребезгә тәмләп чәй эчәргә дә насыйп булган. Исән-сау үз аяк-ларында кайтырга яз-сын солдатларыбызга, – дип яза ул социаль челтәрдә һәм күп көч куеп, шушы ризыкларны тутырып җибәргәннәре өчен волонтерларга рәхмәтен белдерә.
Йолдыз Җәләева безгә үзенә җибәргән видеоны да юллаган. “Варенье белән чәй эчтек. Аның тәмлелеге! Чын күңелдән рәхмәт. Банка тышына Олы Мәтәскә авылы кызы Йолдыз Җәләевадан дип язылган. Кечкенә генә күчтәнәч, диелгән. Ул кечкенә күчтәнәч кешегә нинди зур рух бирә икән!” – дип яза аудиоязмасында хәрби егетебез.
Бәлки, аның өйдә кайнатма белән чәй эчкәне дә булмагандыр, кем белә. Ә менә ерак җирдә ул аңа ничек тәмле булып тоелган. Читтә аннан туган йорт, туган җир, тәмле ризыклар белән сыйлаучы әни куллары исе килгәндер. Йолдыз да аны бөтен күңелен биреп, егетләрне сөендерим дип эшләгән. Бу яхшы гамәленә кушылып, үзләреннән өлеш керткән кешеләргә дә кагыла бу рәхмәт сүзләре. Чөнки Йолдыз сөйләшкән саен: “Ярдәм иткән кешеләр турында да язарга онытмагыз”, – ди.
Болында җиләк, бакчада чия бетте, дип тынычланып калмады Йолдыз Җәләева. Быел яшелчә, җиләк-җимеш мулдан. Һәм тынгы белмәс бу ханым барысыннан да файдаланып калырга булды.
– Әле банкалар күп, диде ул. – Сливадан кайнатмалар әзерләдем. Егетләргә җибәрү өчен помидордан кетчуп ясап, банкаларга тутырдым. Ташкабактан уылдык әзерләргә уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев