erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

“Мин әни һичшиксез кайтам...”

Улы һәлак булганнан соң ана төш күрә. “Әни, елама, мин башкача булдыра алмадым”, – ди аңа газиз баласы төшендә

“Сезнең энегез һәлак булды. Мин ике метр ераклыкта идем. Аның яралы иптәшенә ярдәм итәргә теләгәнен күрдем. Булышырга тырышып карадым, тик булдыра алмадым. Дошман снайперы пулясы туп-туры аңа эләкте”.

Сергей Анисимовның бертуган апасы Татьяна Минһаҗева белән сөйләшәбез. Ул энесе турында күз яшьләрен  дә яшермичә, йөрәккә үтәрлек сүзләр белән шулкадәр якын итеп сөйли, тыныч кына, еламыйча тыңлап та булмады. Янып торган ир-атны, ананың газиз сабыен (алар ничә яшьтә булса да, ана өчен сабый), якыннарының, хатынының, өч баласының яраткан кешеләрен җир куенына сал инде. Ничекләр түзәргә, ничекләр ул хәсрәтне кичерергә кирәк.

– Сережа намуслы, тәвәккәл булуы нәтиҗәсендә хезмәттәшләре арасында ихтирам казанган. Махсус хәрби операция зонасында үзен чын профессионал, куелган максатларга ирешү өчен бөтен көчен куючы кеше булуын искә алып, аны рота командиры урынбасары итеп билгелиләр. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге өчен абыем II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Соңыннан штурм группасы командиры итеп куялар. Ул башка рота составында хәрби заданиегә җибәрелә, – диде Татьяна Камилевна. – Безнең соңгы сөйләшүебездә, 2023 елның 6 декабрендә, ул өйгә офицер булып кайтам, диде... Әмма... өлгермәде... 2023 елның 10 декабрендә иртән Каменка (Донецк Халык Республикасы) торак пункты янында дошманның терәк позицияләрен штурмлаганда гвардия штурм ротасы командиры урынбасары Сергей Александрович Анисимов яраланган иптәшен ташлап китә алмаган һәм аның белән бергә геройларча һәлак булган. Ул башкача эшли алмады... Качмады, калдырмады... Бернигә дә карамастан, тормышын куркыныч астына куеп булса да... Дошман өзлексез утка тотуы нәтиҗәсендә гәүдәсен бик озак эвакуацияли алмадылар. 2024 елның 13 мартында алып кайтып, 14 мартында аны җир куенына салдык.  Абыем хөрмәт белән әтисе янында җирләнде, бу аның теләге иде...

Сергей Анисимовка нибары 41 яшь була. Хәбәре булмагач, апасы Татьяна Минһаҗева аны өч ай эзли, хәрби частька кадәр барып җитә. Җавап бер – хәбәрсез югалган. 

Әмма хәсрәттән тәмам бетерешкән анасын, борчудан үзләренә урын таба алмаган хатынын, туганнарын, әтиләрен өзелеп сагынган балаларын бу җавап канәгатьләндерми. Алар эзләүне дәвам итә. Ахыр чиктә абыйсы белән бергә хезмәт иткән дусты белән элемтәгә чыга. Ул Сергейның һәлак булуын үз күзе белән күрүен әйтә. Танып белү өчен хатыны белән туганы Дмитрий  һәм улы Никита бара. Һәлак булганнан соң Сергей Анисимов “Батырлык” ордены белән бүләкләнә. Ул бүләк тә нәкъ бер ел килә. Мартта күмәләр, 2024 елның декабрендә улы Никитага орденын тапшыралар. 

Татьяна Камилевнаның йөзе бүгенгедәй күз алдымда. Андагы сагышны сүз белән аңлатып бетереп булмый. Әнисе Лариса Вениаминовна йөрәге ничекләр түзгәндер, анысын бер ул гына белә. 

– Вакыт дәвалый, диләр. Юк, дәваламый. Авырту басыла, сагыш көчәя генә. Энебез юклыгына елдан артып китте. Әмма күңел һаман да ышанмый. Без аның исән булуына ахыргача өметләнгән идек. Сережа белән сөйләшкәндә, ул миңа һәрвакыт: “Елама, апам. Минем барысы да яхшы”, – дия иде. Ә мин елыйм. Аңа карыйм да елыйм. Бик күп нәрсәләр әйтәсем, аны никадәр нык яратуым, никадәр нык сагынуым, ничек көтүем турында әйтәсем, кочаклап аласым килә. Ул, мөгаен, кире кайтмаячагын сизгәндер, – ди Татьяна Минһаҗева күз яшьләренә буылып. –  Без аны бары тик булганы өчен генә дә ярата идек. Балаларын, үзенекен генә түгел, туганнарыныкын да бик якын итте ул. Киң күңелле, олы йөрәкле кеше иде. Үз оныгын гына күрә алмады. Агата  2024 елның ноябрендә туды.
Сергей Анисимов – Арча егете. Әнисе Лариса Удмуртия якларыннан. Гомере буе медицина өлкәсендә эшли. Башта фельдшер, аннан үзәк хастаханәдә, соңыннан тимер юлда. 2022 елда гына эштән китә. Сергей аңа һәрчак: “Әни, эшләмә, җитәр инде”, – дия торган була. Әтисе Александр Төбәк-Чокырчадан. Ике бала – Сергей һәм Дмитрий туа. Татьяна икенче әтидән өлкән апасы.

– Бала табу йортына барып, тәрәзә аша энемне карап йөргән, аннан аны алып кайткан көннәр бүгенгедәй хәтердә. Миңа биш яшь иде. Исемне дә аңа мин куйдым. Туганда ул чак-чак үлми калган. Зәңгәр күзле, аксыл чәчле, фәрештәгә тиң иде ул. Аның күзләрен кыса төшеп каравы кызы Аришага күчкән, – дип искә ала Татьяна Камилевна.

Арчаның икенче мәктәбендә белем ала Сергей Анисимов. Яхшы укый, тәртипле, әмма бик тә оялчан бала була. Яшүсмер чагында музыка белән кызыксына, үзлегеннән гитарада уйнарга өйрәнә, китап укый, спорт белән шөгыльләнә. Дуслары арасында тормышка карашы белән хөрмәт казана. Аннан юридик көллияткә укырга керә. Әмма тәмамламый, әтисе кебек эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Кечкенәдән әтисенең абыйсы кебек хәрби булырга хыяллана ул. Әмма сәламәтлеге буенча медицина комиссиясен үтә алмый. 2000 елда армия сафларына алына. Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә хыяллана. Тагын медкомиссия егетне яраксыз, дип таба. Россия Федерациясенең Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү (МЧС) гаскәрләренә эләгә. Кайтырына санаулы гына вакыт калгач, әтисе вафат була. Бу кайгыны Сергей бик авыр кичерә. Кайткач тимер базасында эретеп ябыштыручы булып эшли. Айгөл исемле кызга өйләнә. Уллары Никита, Владислав, көтеп алган кызлары Арина туа. Соңрак кондиционерлар, сплит-системалар кую белән шөгыльләнүче фирмага эшкә урнаша. Һәркайда үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә. Әмма абыйсы кебек хәрби булу, илне саклау теләге аңа тынычлык бирми. Шуңа махсус хәрби операция башлану белән ул мобилизацияне дә көтмичә үз теләге белән шунда китә.

– Барыбыз да аны китмәскә үгетләп карадык, – ди Татьяна Камилевна. – “Мин бармасам, башкалар бармаса, ил чиген кем саклар?” – диде. Менә шундый үз иленең патриоты иде инде минем энем. Беркайчан беркемгә дә хыянәт итмәде, булганның кадерен белде. Ярты ел хезмәт иткәннән соң кыска вакытлы ялга кайтарганнар иде. Сергейга, яңа хәрбиләрне ант итәргә әзерләү өчен, хәрби частьта калырга тәкъдим иттеләр. Әмма ул каршы килде, ике дә уйламыйча, фронтка, туганнары, хезмәттәшләрен шулай атый иде, янына китте. Икенче тапкырында инде гробта алып кайттылар...
Ана, гаиләсе, туганнары өчен әйтеп бетергесез зур югалту. Әмма ул алар гына түгел, киләчәк буын өчен зур горурлык. Сергей кыска гомерле булса да, аның даны гомерлек. Без аның батырлыгы алдында баш иябез. Тыныч йокла, герой якташыбыз Сергей Анисимов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев